Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Башлангыч сыйныф укучыларының ата- аналары белән очрашу үткәрелде

Очрашуда педагогика фәннәре кандидаты, якташыбыз Фәйрүзә Мостафина да катнашты.

 

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучыларының ата- аналары белән очрашу үткәрелде. Сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. 

Сөйләшү барышында залда утыручыларга районның мәгариф тармагындагы эшчәнлеген тулысынча күзалларга мөмкинлек тудырылды.

-Һәр бала сәләтле булып туа. Без ул сәләтне ачарга, үстерергә җирлек тудырырга бурычлы. Әле моңа кадәр Актанышта 21 гасыр таләпләренә җавап бирердәй мәктәп юк иде. Ниһаять, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Миңтимер Шәймиевнең ярдәме белән 460 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады. Биредә гимназия укучылары белем алачак. Гимназия бинасын башлангыч мәктәп итәргә исәплибез, - диде район башлыгы.

Реклама

Башлангыч мәктәпкә "Тылсым" бакча- мәктәп укучылары һәм Актанышның 1 нче урта һәм Актанышның 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының бер өлешен туплау күздә тотыла. Чөнки 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрдә укучылар саны проект егәрлеген узып китә. Аларда укытучыларга эшләр, укучыларга укыр өчен тиешле шартлар юк. Киләчәктә бу мәктәпләрдә укучылар санын киметеп, капиталь ремонт ясауны да максат итеп куябыз, диде Энгель Фәттахов.

- Без башлангыч сыйныфтан башлап, балаларны тиз үзгәрүчән тормышка яраклашырлык итеп тәрбияләргә, моның өчен шартлар тудырырга бурычлы, дип ассызыклады ул. 

Очрашуда педагогика фәннәре кандидаты, якташыбыз Фәйрүзә Мостафина да катнашты. Ул үзенең чыгышында бала тәрбияләүдә туган телнең әһәмиятенең көченә инандырырлык мисаллар китерде. Ата- аналарга үзенең киңәшләрен дә җиткерде.

Залда утыручылар район башлыгына кызыксындырган сорауларын да бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев