Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ бирүчеләрнең температуралары үлчәнәчәк

Роспотребнадзор белән берлектә имтиханнарны оештыруга карата таләпләр эшләнде

- Без укучыларны зигзаг рәвешендә утырту таләпләрен әзерләдек. Шул ук вакытта температураларны үлчәү, кулларны эшкәртү һәм зарарсызландыру үткәреләчәк, – дип сөйләде Дмитрий Глушко. – Үзгәрешләргә бәйле төрле вариантлар карала.

“Российская газета”га хәбәр иткәнчә, хәлләр начарланса, тугызынчы сыйныфларда имтихан гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Әмма әлегә аңа әзерләнергә кирәк.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, БДИ вузларга укырга керергә теләгән егет-кызлар өчен кирәк. БДИның яңа сроклары, аны вакытын күчерү турында карарлар юк.

- Без төрле сценарийларны карыйбыз. Һәм вәзгыять начар булса, БДИ башлану датасын күчерү турында карар кабул ителергә мөмкин, – дип сөйләде Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко.

Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев