Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ буенча "Кайнар линия" эшли башлады

Сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеккә бәйле рәвештә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт махсус "кайнар линия" ача, дип хәбәр ителә ведомствоның сайтында. БДИда катнашучылар, аларны ата-аналары, шулай ук укытучылар "кайнар линия" телефоннары буенча федераль хезмәт...

Сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин
2015 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеккә бәйле рәвештә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт махсус "кайнар линия" ача, дип хәбәр ителә ведомствоның сайтында.
БДИда катнашучылар, аларны ата-аналары, шулай ук укытучылар "кайнар линия" телефоннары буенча федераль хезмәт белгечләренә имтиханның төрле аспектларына: имтихан үткәрү тәртибе, биремнәрне үтәү, оештыру таләпләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, барышында кагыйдә бозулар турында да хәбәр итү мөмкинлеге бирелә.
Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә Мәскәү вакыты белән 9.00дән 17.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча шалтыратып бирергә була. Кулланучылар Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмати порталында "Файдалы мәгълүмат" бүлегендә үз төбәкләренең "кайнар линия" телефоннарын таба ала. Татарстан Республикасы буенча 8 (843)294-95-62 телефон номеры теркәлгән.
Моннан тыш, сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин.
Шулай ук БДИга әзерлек һәм аны үткәргән вакытта кагыйдә бозулар турындаege@obrnadzor.gov.ru электрон почта адресына язып та хәбәр итеп була.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев