Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ гына җитмәгән иде...

Мөгаллимнәрдән өстәмә имтихан тапшырту белән бәйле шау-шулар бераз тынды. Инде хәзер укучылар "баш күтәрергә" мөмкин. Бердәм дәүләт имтиханы гына җитмәгән - киләсе елда XI сыйныфны тәмамлаучыларны барлык фәннәрдән дә сынарга ниятлиләр. Мәгариф - үзгәртеп коруларны иң мулдан кичергән тармакларның берсе. Әмма ни генә кылмасыннар, белем сыйфатын тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмыйлар....

Мөгаллимнәрдән өстәмә имтихан тапшырту белән бәйле шау-шулар бераз тынды. Инде хәзер укучылар "баш күтәрергә" мөмкин. Бердәм дәүләт имтиханы гына җитмәгән - киләсе елда XI сыйныфны тәмамлаучыларны барлык фәннәрдән дә сынарга ниятлиләр.
Мәгариф - үзгәртеп коруларны иң мулдан кичергән тармакларның берсе. Әмма ни генә кылмасыннар, белем сыйфатын тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмыйлар. Гаепне кемнән эзләргә белмиләр - бер укытучыга, бер укучыга тотынып карыйлар.
Көзге каникуллар якынлашкан көннәрдә республикабыз мөгаллимнәре үзләреннән өстәмә имтихан тапшыртуга каршы имзалар җыйды. Узган елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кертелгән тәҗрибәне бик күп белгечләр рәнҗеп кабул итте бит. Белемлегә куркып торасы юк та кебек... Әмма министрлыкның мондый тикшерүен үзләренә карата ышаныч булмау күрсәткече, дип кимсенде укытучылар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исә укытучыларыбыз белән горурлануын һәр чыгышында ассызыклый. Шул ук вакытта җитешсезлекләрне дә яшерми.
- Россия мәгариф системасында республиканың үз урыны бар. Нәтиҗәләребез яхшы. Ләкин безгә моның белән генә тукталып калырга ярамый. Укытучылар аттестациясенә карата таләпләр катгыйланды. Кайбер районнарда укытучыларның 85 проценты югары белемле, беренче квалификация категорияле, ә район белем сыйфаты буенча иң түбән урында тора. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез, - дип белдерә министр.
Укучылар 10 елга якын штатлы режимда уздырылган БДИга күптән күнекте инде. Бу сынау төрендә дә ел саен үзгәрешләр булып тора үзе. Әле бер фәннән, әле икенчесеннән имтихан уздыру тәртипләрен, бирем төрләрен яңартып кына торалар. Шушы рәвешле камиллеккә омтылалар. Әти-әниләр һәм кайбер укытучылар балаларны бу рәвешле сынауга каршы килсәләр дә, укучыларның үзләре өчен бу гадәти белем тикшерү ысулына әверелде.
Агымдагы уку елы алдыннан Россия Мәгариф һәм фән министры кәнәфиеннән Дмитрий Ливанов китеп, бу урынга Ольга Васильева билгеләнде. Яңа себерке яңача себерә диме әле? Шулай булгач, мәгариф системасында янә үзгәрешләр булачагы шиксез. Күпләр консерватив карашлы яңа җитәкче, беренче чиратта, БДИдан коткарыр, дип өмет итте. Ольга Васильева мондый кискен адымнарның булмаячагын шунда ук искәртеп куйды. Әмма яңалыклар үзен озак көттерми.
РЕН-ТВ каналына биргән интервьюсында, Ольга Васильева 2017 елда XI сыйныфларга барлык предметлар буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре язарга туры киләчәге турында хәбәр җиткерде.
- Бу тикшерү эшләре барлык предметлар буенча булырга тиеш. Куркырга кирәкми, чөнки мәктәпләр контроль-тикшерү эшләрен ел саен яза. Быел моның өчен бердәм көн һәм бердәм биремнәр булдырылачак. Сайлап алынган предметлар буенча БДИны гына бирә күрсен дип, башкаларына күз йомудан китәргә тырышырга кирәк. Мәктәп еллары дәвамында укыгансың икән, БДИ бирүдән курку булмаска тиеш. Шул ук вакытта син һәр предметтан мәҗбүри база минимумына ия булырга тиешсең. Бу предметларны үзләштерүгә бәя әлеге контроль-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә биреләчәк. Әмма тагын бер кат кабатлыйм, бу барлык предметлар буенча булырга тиеш, - дип белдерде Ольга Васильева.
Яңа министр тарафыннан яңгыратылган әлеге хәбәр янә җәмәгатьчелекне селкетеп җибәрде. Мәскәүдә яшәүче Ирина Денисова сүзләренчә, моннан соң балалар XI сыйныфка бармаячак кына.
- Болай була калса, баламны 10-11гә укырга һич тә җибәрмәячәкмен. Мин XI сыйныфны 2001 елда тәмамладым һәм без укырга сөенеп йөри идек. Имтиханнарга чәчәкләр күтәреп, бәйрәмгә кебек килә идек. Мәктәп белән хушлашасы да килмәде! Ә хәзер нәрсә... Тизрәк качарга гына! - дип ярсуын яшерми Ирина.
Казаннан Лилия Хәсәнова да өстәмә белем тикшерүләрен бер дә кирәксез дип саный.
- XI сыйныфта БДИ предметларын үзләштерүгә бөтен көчеңне бирәсең. Балалар болай да көн-төн репетиторлар белән укый, кулларыннан китап төшерми. Тагын мондый тикшерүләр дә өстәлсә, акылдан язасы гына кала. XI сыйныфта, нигездә, бала үзенә киләчәктә нинди предметлар кирәк буласын белә. Иң төп игътибарны шуларга бирә. Алга таба бәлкем беркайчан да кирәге чыкмас фәннәрне өйрәнү, имтихан тапшыруның нигә кирәге бар тагын, - ди кызы X сыйныфны тәмамлаучы әни.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64195-bdi-gyina-җitmәgәn-ide.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев