Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БДИ тәмам- Актаныш районы укучылары кайсы фәннәрне үз итә: Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән әңгәмә

7 июльдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган Коллегия эшендә Актаныш муниципаль районының мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеге күп кенә позицияләр буенча уңай яктан билгеләп үтелде. Аеруча IX һәм XI сыйныфларның Дәүләт йомгаклау аттестациясе - төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча районда зур уңай үзгәрешләр күзәтелә.

                Әлеге уңышларның берсе дә күктән төшмәгәнлеген һәркем аңлыйдыр.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән әңгәмәбез төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарындагы уңышларны барлап, югары нәтиҗәләргә ирешү серләрен укучыларыбызга да җиткерү максатыннан оештырылды. 

 

- Раниза Митьяновна, ел саен имтиханнар тапшыру компаниясенә үзгәрешләр кертелә. Быел нинди яңалыкларны гамәлгә ашырылды?

 

- Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру үзәге быел сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат базасында урнашты. Алдагы елларда әлеге пункт Актанышның беренче санлы мәктәбендә иде. Эш оештырылу, имтиханнар уздырганда шелтәләр булмау һәм башка критерийлар буенча пункт республикада иң яхшылар исемлегенә керде. Бу имтихан уздыруны оештырган пункт 29 хезмәткәрләрнең тырышлыгы.

Быелгы унберенчеләр бердәм федераль стандартлар буенча беренче чыгарылыш  булып тора. Имтихан биремнәре алдагы елларныкыннан аерыла. Шуңа күрә быелгы нәтиҗәләрне киләсе еллар белән чагыштыру урынлы.

Тагын бер яңалык- быел имтихан биремнәре инкассация машинасында түгел, ә интернет аша җибәрелде, укучыларга сканлаштырылып таратылды.  Имтихан баллары белән риза булмаучылар аппеляция комиссиясенә дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алды. Районыбыздан аппеляциягә бирүче булмады.

 -Медальгә тәкъдим ителгән районыбызның 13 укучысы да өметләрне аклап имтиханнарда югары балл җыйды. Имтиханнар тапшыруда югары балл җыючылар саны буенча да район алдынгылар рәтендә. Интернат тибындагы белем бирү оешмалары арасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 12 мәктәп арасында 1 урында. Рус теле һәм математика фәннәреннән иң югары баллар да интернат тибындагы мәктәпләр арасында гимназиягә туры килә. Бу, әлбәттә, ел дәвамында алып барылган системалы әзерлек нәтиҗәсе. 

             

         -   Әйе,  без укучыларны ел буена белем бирүнең сыйфаты һәм психологик яктан имтиханнарга әзерләдек. Сынап карау имтиханнарын яңа пункт мохитына ияләшсеннәр, бинага металл тикшерү кысасы аша кергәндә каушап, куркып калмасыннар өчен гимназия базасындагы имтихан бирү пунктында үткәрдек. Республиканың белем бирү мониторинг үзәге белән 3 тапкыр сынап карау имтиханын үткәрдек. Бу түләүле хезмәт, әмма аның өчен балалар бер тиен акча да түләмәде, район ярдәме белән уздырылды.

 

- Районда вакытыннан алда имтихан бирүчеләр булмады. Унберенчене тәмамлаучы 90 укучы да БДИны төп вакыт аралыгында- 26 майдан 20 июньгә кадәр тапшырган. Бу укучылар быел кайсы фәннәрне күбрәк сайлады, безнең яшьләребез кайсы һөнәргә өстенлек бирә? 

     -Рус теле һәм математика фәннәреннән барлык укучы да имтихан тапшыра. Математикадан имтихан ике төрдә-профиль һәм база, аларны укучылар кайсы уку йортына укырга керә, шуннан чыгып сайлый. Профиль математиканы 50, базаны 40 укучы тапшырды. Ә сайлап тапшырган имтиханнар арасында  46 укучы җәмгыять белеме, 20 укучы информатикадан имтихан бирде. Шулай ук тарих, физика, инглиз теле популяр. Соңгы 3 елны чагыштырсак, химия, тарих, җәмгыять белеме фәнен сайлау кимеде. 2019 елда биологиядән 29 укучы имтихан сайласа, быел бу сан 7 генә, физика 25 булган, быел 12, химиядән 21, быел 9 укучы имтихан тапшырды. 

Әңгәмәбезнең дәвамын безнең сайттан бераздан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев