Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Белем җәүһәре“ исеме Актаныштан кемгә бирелде?

Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте тәкъдиме, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2010 елдан оештырылучы Халыкара "Белем җәүһәрләре"...

Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте тәкъдиме, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2010 елдан оештырылучы Халыкара "Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады.
Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынды. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим итте. Финал бәйгесендә безнең районнан 5 татар интернет-проекты катнашты.
Халыкара "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә 2010 елның февраль аенда старт бирелгән иде. Шушы дәвер эчендә безнең районнан 31 эш катнашып, шуларның 2се "Белем җәүһәре", 11е I-III дәрәҗә дипломнарга, 20се дипломант исеменә лаек булды.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә 5 укучысы, шәхси сайтлары белән катнашып, ике тапкыр югары бәя - "Белем җәүһәре" тамгасына ия булган Дилүс Мирзасалих улы белән бүгенге әңгәмәне оештырырга уйладык.
- Сез - информатика укытучысы һәм сезгә сайт ясау башкаларга караганда җиңелрәк бирелгәндер. Икенче яктан караганда, техника һәм технологияләр өлкәсендә татар телендә мәгълүмат алай күп түгел. Ике ел рәттән сайтларыгыз "Белем җәүһәре" тамгасына ия булды. Эчтәлекләренә килгәндә, икесе ике өлкәгә багышлап ясалган проектлар. Аларга мәгълүматлар туплау авырмы?
- Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә информатика укытучысы булуым сайт төзүгә зур этәргеч бирде. Ләкин конкурентлык бик үскән заманда эзләнмичә, үз өстеңдә эшләмичә камиллеккә ирешү мөмкин түгел. Татар теле - туган телем булганга бик кызыксынып, шәхси сайтны ("Dilus сайты" Электрон адресы: http://dilus-19.web-box.ru/) ана телендә булдыруны мин технологияләр өлкәсенә яңалык кертүгә бер омтылыш дияр идем. Әлбәттә, интернет киңлекләрендә әлеге өлкәдә материаллар рус телендә киң таралыш тапкан. Шунлыктан, сайттагы материалларны төрле чыганаклардан җыярга, төрле телләрдән тәрҗемә итәргә туры килде. Үз һөнәреңне яратып башкарганда, һәр өлкәнең дә үз үзенчәлекләре бар. Шәхси сайтым һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәремә дә, укыткан фәнемә дә, укучыларыма, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.
Шул исәптән, агымдагы елда югары дәрәҗәгә ирешкән "Язмышмы, ялгышмы?" сайты (http://yazmysh.ru ) турында да әйтеп үтәсем килә. Бу дөньяда адәми зат язмыш сызган юллардан бара. Ә юлларда ак һәм кара һәрчак чиратлашып тора. Чыннан да, кайбер кешеләр гомерләре буена югалтырга, табарга, сыналырга яратылган диярсең. Ә кемнәрдер шома юлдан атлый кебек. Бер хәдистә "Аллаһ яраткан кешене сынармын", - дигән. Бу чыннан да шулай микән? Әллә инде юату сүзләре генәме? Ә нигә кайберәүләрнең язмышлары бигрәк тә катлаулы икән соң? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләү максатыннан төзегән әлеге сайтыма, чыннан да, укучыларның тартылганын көннән-көн сайтка тартылучылар саныннан да, килгән хатлар аша да бәяләргә мөмкин.
- Әлеге бәйгегә үзегезнең укучыларыгызны да кызыксындыра алгансыз. Инглиз, кытай һәм рус телләре өстенлек иткән технологияләр өлкәсендә татар телендәге мәгълүмат белән танылып буламы?
- Бергәләп тырышсак - була, дип исәплим. Тарихка күз салсак, милләтемне таныткан мисаллар бик күп. Безнең татар халкы бар дөньяга таралып урнашкан. Шуның өчен дә аларга татар телендәге һәр мәгълүмат кызыклы һәм кадерле. Кытайлар, руслар арасында да татар телен тирәнтен өйрәнүчеләр бар. Алар өчен дә сайттагы мәгълүмат кызыклы булырга мөмкин ич. Ә инде укучыларга килгәндә, бары тик үз куллары белән нидер эшләгән вакытта гына бала күңелендә кызыксыну уятырга мөмкин. Үз халкының үткәнен барлау, борынгыдан килгән рухи мирасын туплау, үзебезнең җирлек шәхесләренең иҗаты балаларыбызда туган телебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шуңа күрә, алар белән берлектә авылыбызның, җирлектә иҗат итүче яшь шәхесләребезнең иҗатын яктырту максатыннан сайтлар булдырдык. Алар - Аккүз мәктәбеннән укучым, Хисамова Ралина белән берлектә "Туган авылым - Аккүзем" (http://akkuzsait.jimdo.com - 3 ел рәттән призлы урын иясе), Югары Яхшый мәктәбеннән Камалетдинов Ленарис тәкъдим иткән Табанлыкүл авылының яшь каләм иясе Азат Гомәровның иҗатын яктыртучы "Иҗади бөреләр" (http://poet-gumaz.jimdo.com - ике ел рәттән дипломант). Ә инде укучыларыма үз эшләрен дәрәҗәле бәйгеләрдә сынап карау, уңышларга ирешү киләчәктә эшләрен дәвам итәргә зур, ышанычлы этәргеч булды.
- Сайтыгызны укучылар күпме?
- Сайтларны төрле максатларда кулланырга мөмкин. Берәүләр аны акча эшләү максаттыннан төзесә, икенчеләре билгеле бер өлкәдә дуслар табу максатыннан тормышка ашыра. Билгеле, интернет-магазин сыйфатында төзелгән сайтларның кулланучылар саны шактый. Ә минем очракка килгәндә, көнгә ике сайтыма да 50-90 хезмәттәшеңнең, сайт теркәлүчеләренең яки "кунак"ларының минем сайтлар белән танышып, анда урнаштырылган мәгълүматны үз тәҗрибәсендә куллануы зур куаныч. Сайт белән төрле буын вәкилләре кызыксына, алар урнаштырылган материалны кулланып кына калмыйча, сайтның киләчәге хакында кызыксынып, үз мәгълүматларын тәкъдим итәләр, фикерләре белән уртаклашалар, киңәшләрен бирәләр, рәхмәтләрен белдерәләр.
- Әлеге бәйгедә катнашу сезгә ниләр бирде?
- Бер яктан караганда, эзләнүләр аша тәҗрибәм артса, икенчедән, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итте, эшкә стимул бирүче чыганак булгандыр дип уйлыйм. Монысы безнең иҗади эшебездә иң әһәмиятлесе.
Фотода: "Укучы", "Укытучы" һәм "Тематик ресурс" номинациясендә "белем җәүһәрләре".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X