Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Белем җәүһәрләре“ сафы тулыланды

Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган иде. Быелгы бәйге нәтиҗәләреннән соң әлеге исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды. "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге...

Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган иде. Быелгы бәйге нәтиҗәләреннән соң әлеге исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды.
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән өченче елын оештырылып килә. Аның чираттагысының йомгаклау тантанасы 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 26 октябрь, 2012 85 (9728) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев