Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Белем сыйфаты педагогик кадрларга бәйле

Милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр укытучы үз өстендә эшләргә, һөнәри белемен күтәрергә тиеш. Бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча технологияләрне уңышлы кулланганда сыйфатлы белем бирүдә, өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин. Безнең муниципаль районда 752 педагогик хезмәткәр, шулар арасында 620 укытучы, 132 тәрбияче хезмәт куя. 620 укытучының 565е...

Милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр укытучы үз өстендә эшләргә, һөнәри белемен күтәрергә тиеш. Бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча технологияләрне уңышлы кулланганда сыйфатлы белем бирүдә, өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.
Безнең муниципаль районда 752 педагогик хезмәткәр, шулар арасында 620 укытучы, 132 тәрбияче хезмәт куя. 620 укытучының 565е - югары белемле (92%), 14е - тәмамланмаган югары белемле (2%) һәм 37се - махсус урта белемле (6%). Укытучыларның эш стажлары түбәндәгечә: 0-3 ел - 40 укытучы (6%), 3-10 ел - 114 укытучы (19%), 10-20 ел - 180 укытучы (29%), 20 елдан югары - 286 укытучы (46%). Белем бирү учрежденисендә эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең эш стажы буенча бәяләгәндә, төп контингентны 10 елдан 25 елга кадәр эшләүчеләр тәэмин итә. Тагын бер уңай күренеш - районга яшьләр кайту елдан-ел арта бара. Бу уку елында да 15 яшь педагог кайтты. Яшьләр белән тәэмин итү һәм алар белән эшчәнлек буенча район Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче унлыкта. Районда югары квалификацион категорияле укытучылар саны -109 (18%), 1нче квалификацион категориягә ия булган укытучылар саны - 352 (57%). Димәк, укытучыларның балаларга тирән белем бирергә, укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле файдаланырга тулысынча мөмкинлекләре бар.
Мәгариф системасының үсеше, белем сыйфаты укытучының һөнәри гыйлеменә, әзерлегенә, компетентлыгына бик нык бәйле. Шул максаттан чыгып, 2014-2015 уку елында 117 педагог квалификацион категориясен күтәрде. 34се югары һәм 83 укытучы беренче квалификацион категориягә ия булды. Укытучыларның аттестация үтү шартлары елдан-ел авырлаша. Хәзерге вакытта югары квалификацион категориягә ия булу өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында әңгәмә үтү, педагогның эксперименталь һәм инновацион эше булу алшарт итеп куелды. Бюджет нигезендә 212 укытучы, 76 укытучы бюджеттан тыш курсларда үз белемен күтәрү курсларында белем алды. Яңа уку елыннан белем күтәрү курслары турында мәгълүмат укытучыларның шәхси кабинетларына киләчәк.
2014-2015 уку елында Татарстан Республикасында өстенлекле милли мәгариф проекты кысаларында 26 укытучы федераль бюджеттан 200 мең сум грант отты. Алар арасында безнең Актанышның 2нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Усманова һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының химия укытучысы Рузилә Гарипова да бар.Укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, иҗади эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан ел саен "Ел укытучысы" үткәрелә.
Сингапур мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Татарстанда соңгы өч елда, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә укытучыларның белемен күтәрү программасы тормышка ашырылды. Программа түбәндәге модульләрне үз эченә алды: "Критик фикерләүне үстерү", "Проблемалы укыту нигезләре", "Үзара хезмәттәшлектә белем бирү", "Инновацион педагогик коллективлар формалаштыру". Бу уку елында барлык укытучылар Educare программасының өченче модулен үзләштерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Белем сыйфаты педагогик кадрларга бәйле

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев