Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгул Мирзашәрипова, мәктәп директорлары,...

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгул Мирзашәрипова, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Һәр елдагыча, быел да үткән уку елына нәтиҗәләр ясалып, алга бурычлар билгеләнде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева үзенең үтемле чыгышы аша мәгарифтәге вәзгыятьне тулысынча күзалларга мөмкинлек
тудырды.
Бүгенге заман таләп иткәнчә, сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү - безнең районның, мәктәпләрнең төп бурычы. Ә белем сыйфатын күтәрү артында укытучыларның фидакарь, тырыш хезмәте һәм эшне дөрес оештыру тора. Юкка гына быел конференция "Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы"дигән тема астында үтмәде. Чөнки һәр мәгариф оешмасында эшне дөрес итеп җитәкче оештырырга һәм ул аны һәрдаим күзәтү астында тотарга тиеш. Мәктәпнең уңышлары һәм казанышлары да нәкъ шуңа бәйле. Бу хакта Ләйсән Нурлыева да, Энгель Фәттахов та кат-кат ассызыклап үттеләр.
- Без республика буенча директорлар корпусын ныклап карап бетерергә тиешбез, - диде Энгель Нәвап улы. - Ник дигәндә, яхшы, үз эшен, балаларны яратучы, оештыру сәләте көчле булган директорлар табу авыр. Мәгарифтә директорлар мөһим роль уйный. Аларга күпме ата-ана баласын ышанып тапшыра. Директорлар укытучылар коллективын туплый, методик хезмәтне булдыра.
Шулай ук укытучылар белән дә ныклап эшләп бетерергә кирәклегенә басым ясады министр. Узган ел беренче тапкыр укытучылардан да бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә сынау алу укытучылар арасында канәгатьсезлек хисләре тудырган иде. Әмма моны кирәкле гамәл, диде Энгель Фәттахов. Үз фәнен тиешле дәрәҗәдә белгән укытучыга бу имтиханнарның бер авырлыгы да юк. Аны быел да уздырачакбыз, дип хәбәр итте.
Дөрестән дә, мәгариф системасына федераль белем бирү стандартлары кертелү укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр һәм тәрбия чараларын оештыруны таләп итә. Димәк, укытучыларга телиләрме, юкмы, үз өсләрендә даими шөгыльләнергә туры килә. Моның өчен аларга ярдәм йөзеннән төрле грантлар булдырылу да хезмәтләренә стимул бирә.
Милли мәгариф системасының иң мөһим күрсәткече исә, балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру. Безнең район тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне били. Уку елы нәтиҗәләре нигезендә инде дүртенче ел рәттән милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингы төзелә. Рейтинг үз эченә балаларга ана телендә белем алу, ана телен өйрәнү өчен шартлар тудыру, республика олимпиадаларында нәтиҗәлелек, 9нчы сыйныф укучыларының бердәм республика тестының уртача күрсәткечен ала. 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча Актаныш районы 5 урында. Ә республикада инде икенче ел татар гимназияләре рейтингы төзелә. Рейтинг бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы, татар теленнән бердәм республика тесты һәм олимпиадалар нәтиҗәләрен үз эченә ала. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат гимназиялар арасында беренче урында. Аларның милли мәгарифне үстерүдә куйган хезмәтләрен министр югары бәяләп, бер автобуска һәм 1 миллион сум акчага сертификат бүләк итте.
Министр район мәгарифенең эшчәнлегенә дә уңай бәя бирде. Сыйфатлы белем бирү буенча республиканың шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре арасында 35нче позициядән 16нчыга күтәрелә алуны, ул, тырыш һәм тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе дип бәяләде. Алдагы елларга тагын да югарырак позициягә күтәрелү өчен тырышырга, кадрлар составын яшь укытучылар белән тулыландыру буенча да эшләргә кирәклегенә басым ясады. Быел районда бары тик 6 гына яшь белгечнең эшкә кайтуын да аз диде.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та үз фикерләрен, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Алда торган бурычларга тукталды. Куйган хезмәтләре өчен мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәтен әйтте.
Ахырдан мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә анализ ясалды. Актанышның 1нче, Актанышның 2нче, кадет-интернат, Татар Ямалы, Яңа Әлем мәктәпләре, Актанышның 7нче, Татар Суыксуы балалар бакчалары җиңүчеләр рәтендә булып, бүләкләнделәр. Шулай ук конференция алдыннан оештырылган күргәзмәләргә дә урыннар чыгарылып, җиңүчеләре лаеклы хөрмәтләнде.
Барлык мәгариф хезмәткәрләренә дә яңа уку елында яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев