Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЛЕМ СЫЙФАТЫ САГЫНДА: Актанышта мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре өчен укулар башланды

8 декабрьдән районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары эшли башлады.

Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп барачак, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.

Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев бирде. Ачык дәрестә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, җитәкчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан эксклюзив дәресләр алачак.

 Һәр минуты алдан ук планлаштырылган, дәресләренә сорау зур булган укытучыларны Актанышка китерү бик зур хезмәт һәм оештыручанлык сорый.  Район башлыгы Энгель Нәвап улының әлеге укытуларны оештырудагы тырышлыгы районда балаларга заманча югарылыкта белем бирү өчен бар мөмкинлекләрне тудыруы белән бәйле. Чөнки заман югарылыгында һәм киеренке тизлектә эш оештыра, сыйфатлы белем бирү процессы  белән идарә итә белүче җитәкче-директор гына мәгариф системасында яңалыкларны үз югарылыгында кертә ала.

Ял көннәрендә җитәкчеләргә белем алу, беренче карашка, киеренкелек тә тудыра торгандыр. Ләкин аның нәтиҗәсе, мәктәптә эш оештыруда өйрәнгәннәрне кулланып карап чыныгу һәм яңа белемнәр белән ныгыту директор-мөдирләрнең фикерләвен тамырдан үзгәртәчәк. Уку ахырында һәр җитәкче дә иҗади эшчәнлек проектын яклый – бу үзе үк мәктәп-бакчаларыбызда кызыклы, мавыктыргыч, тормышчан укыту процессы барлыкка киләчәгенә ышаныч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев