Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бер дә булмаса, укытучылыкка барыр әле...

Татарстан мәктәп¬лә¬рендә бер генә начар укытучы да калмаячак. Бу юнәлештә республика үз алымын булдырырга җыена. Яңалык дигәнең, педагог булырга теләгән укучылардан башлап, иң югары категориягә ия булган мөгаллимнәргә дә кагыла. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары рес¬публиканың баш педагогы Энгель Фәттахов белән оештырган "туры элемтә"дә әнә шулар хакында белдек. Министрга...

Татарстан мәктәп¬лә¬рендә бер генә начар укытучы да калмаячак. Бу юнәлештә республика үз алымын булдырырга җыена. Яңалык дигәнең, педагог булырга теләгән укучылардан башлап, иң югары категориягә ия булган мөгаллимнәргә дә кагыла. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары рес¬публиканың баш педагогы Энгель Фәттахов белән оештырган "туры элемтә"дә әнә шулар хакында белдек.
Министрга шалтыратучылар аз булмады. Әйтик, Чаллының 32 нче мәктәбен¬дә туган тел укытучысы Рә¬зилә Сәлахова мәктәптә физика укытучыларының җит¬мәвен хәбәр итте. Әлеге фән укытучылары башка мәктәп¬ләрдән килеп укыта икән. "Былтыр "Физика елы"н юктан гына игълан итмәдек. Республикада барлыгы 1900 мәктәп бар. Кайбер урта мәктәпләрдә нибары 30 бала укый. Анда химия, физика укыту¬чы¬ла¬рының сәгать¬ләре аз. Эш аз булгач, әлбәттә, яхшы укытучылар китү ягын карый. Шуңа күрә база мәктәпләре булдырып, аларны иң яхшы укытучылар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Химия, физика укытучыларын мәк¬тәп¬кә җәлеп итүдә "Безнең яңа укытучы" грантының файдасы булды. Өч ел эчендә мәктәпләргә меңнән артык укытучы килде. Шунысы да сөендерә: узган ел 35 яшькә кадәрге укытучыларның саны беренче тапкыр 25 проценттан артып китте", - диде министр.
Әмма бу әле укытучылык яшьләр арасында иң кызыктырган һөнәр дигән сүз түгел. "Кайбер әти-әниләр, бер дә булмаса, балабыз укытучылыкка барыр әле ди", - дип борчыла Мөс¬лимнән мә¬гариф ветераны Рамилә Ид¬рисова һәм үз тәкъдимен дә җиткерә. Аның фикеренчә, булачак укытучыларны алар укучы чагында ук әзерли башларга кирәк. "Начар укытучылар мәктәпкә барып җитмәскә тиеш. Бүген бездә 36 мең укытучы исәпләнә. Алар белән дә эшләргә кирәк. Урамга чыгарып атып булмый бит. Укытучыларга БДИ бирдерү дә сыйфатны яхшыртуны күздә тота, - ди министр. - Соңгы елларда педа¬гогларның дәрәҗәсе күтә¬релә бара. Аларның ур¬тача хезмәт хакы узган ел 29 мең сумны тәшкил итте. Узган ел КФУда укытучы булырга теләгәннәрнең БДИ¬дән уртача баллы 73кә җиткән. Быел һәр районда укытучы булырга теләгән яшьләрне барладык. 800 укучы арасыннан 200е вузларга максатчан юнә¬леш буенча кабул ите¬ләчәк. Әҗере дә бар - студентларга дүрт ел дәвамында ай саен 15әр мең сум стипендия түлә¬нә¬чәк. Яшь белгеч туган төбәге мәктәбенә кайтмаган очракта уку чыгымнарын кире кайтарырга тиеш булачак".
Фәттахов әйтүенчә, сә¬ләт¬ле, тырыш укытучылар җиде ел эчендә югары категория ала. Әмма шуннан соң аларның кызыксынуы бетәр¬гә мөмкин. Шуңа күрә "Укы¬тучы-остаз" һәм "Укытучы-белгеч" дип аталган махсус грантлар булдырылган. Ос¬тазлар яшьрәк мөгал¬лим¬нәрне һөнәр серләренә өй¬рәтәчәк.
Ә менә Арча районының Яңа Кенәр балалар иҗат йорты укытучысы Хәлил Гайнетдиновны мәктәпләрдә астрономия фәненең укытылмавы борчый. "Астрономия ту¬рын¬да күзаллавы булырга тиеш", - ди Энгель Фәттахов.
Лениногорскиның Куакбаш мәктәбендә инглиз теле укытучысы Резеда Мөс¬тә¬кыймованы мәктәпләрдә икенче чит телне кертү турындагы яңалык кызыксындыра. Дөресрәге, федераль стандартлар буенча 5 нче сыйныф укучыларына икенче чит телне укыту каралган. Министр 2020 елда - 9 нчы, ә тагын бер елдан 11 нче сыйныф укучы¬ларының чит тел буенча мәҗбүри БДИ бирә¬чәген җиткерде. Шул уңай¬дан быел 6 нчы сыйныф укучыларына инглиз теленнән сынау тапшырырга туры ки¬ләчәк. Шулай ук аларның татар теленнән дә белем¬нәрен сынаячаклар. Татарстанда алты мәктәптә кытай телен укыту буенча тәҗ¬рибә бара. Икенче чит тел мәсь¬әләсе әле ил күлә¬мендә дә хәл ителмәгән, - ди министр. - Башта ныклап ике дәүләт теле - татар, рус тел¬ләрен һәм инглиз телен өйрәтергә кирәк әле. Татарча өйрәтү проблемасы да бар".
Сүз уңаеннан, татар теле олимпиадаларына әзерләү турында да сүз булды. Баулы районындагы Поповка мәк¬тә¬бе укытучысы Римма Габсабирова: "Татар теленнән олимпиада өч төргә бүленә. Татар мәктәпләре, татар һәм рус төркемнәре өчен. Ни өчен рус төркемнәрен икегә бүлмиләр? Алайса ярышта татар фамилияле балалар җиңүче була. Бу сезгә мәзәк кебек тоелмыймы?" - дип сорый педагог. Энгель Фәтта¬хов исә эшкә кайтуга ук бу мәсьәләне тикшерергә вәгъ¬дә бирде.
"Туры элемтә" барышында министрның баянда уйнарга яратканлыгы да билгеле булды. Аны ул бәйрәм¬нәрдә һәм эче пошканда кулына ала икән. Мәгарифтәге бү¬генге вәзгыять исә баянда еш уйнатырлык шул.
Чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=732
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев