Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Беренче адымнар

Халкыбызның акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", - дип әйтә ул. Шуңа күрә дә балачакта алынган күпьяклы тәрбия киләчәктә бик мөһим урын алып тора. Ата-ана, бала, тәрбияче. Әлеге өч төшенчә бала мәктәпкә киткәнче аерылгысыз. Шуны истә тотып,...

Халкыбызның акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", - дип әйтә ул. Шуңа күрә дә балачакта алынган күпьяклы тәрбия киләчәктә бик мөһим урын алып тора. Ата-ана, бала, тәрбияче. Әлеге өч төшенчә бала мәктәпкә киткәнче аерылгысыз.
Шуны истә тотып, "Каенкай" балалар бакчасында ата-аналар катнашында һәрдаим "ачык ишекләр көне" үткәрелә.
Чираттагысында "Беренче адымнар" исеме астында ачык шөгыльне укытучы-логопед Фәнирә Гатуф кызы уздырды. Балалар ишектән кергәндә ук [а] авазына башланган сүзләр әйтеп кереп утырдылар. Шөгыль уңай психологик халәт тудырудан башланып китте. Әти-әниләр дә сизмәстән бер-берсенә елмаеп алдылар, җылы атмосфера урнашты.
Фәнирә Гатуф кызы белән берлектә балалар сюжетлы, дидактик уеннар аша грамматика буенча нәрсәләргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Бергәләп уйнадык та, җырладык та. Вакытның үткәнен сизми дә калдык.
Укытучы-логопед Фәнирә Гатуф кызы, тәрбиягә нигез салучы тәрбиячеләребез Ләйсән Ганиева, Ләйсән Мөхәмәтова, кече тәрбиячебез Дилә Идрисова бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Балалар бакчасы белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт киләчәктә дә ныклы һәм нәтиҗәле булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев