Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Беренче дип юкка әйтмиләр

Райондагы мәгариф учреждениеләренә төпле нигез салган Актанышның 1 нче урта мәктәбе бүген үзенең чал тарихын барлый - 1 гасырлык юбилеен каршы ала. Хәер, 1 гасыр дип әйтүе генә җиңел. 100 ел яки 36500 көн, яисә инде, түгәрәкләп әйткәндә 876 000 сәгать дәрес тәшкил итә ул. Бу дәвердә 7400 укучы урта,...

Райондагы мәгариф учреждениеләренә төпле нигез салган Актанышның 1 нче урта мәктәбе бүген үзенең чал тарихын барлый - 1 гасырлык юбилеен каршы ала. Хәер, 1 гасыр дип әйтүе генә җиңел. 100 ел яки 36500 көн, яисә инде, түгәрәкләп әйткәндә 876 000 сәгать дәрес тәшкил итә ул. Бу дәвердә 7400 укучы урта, 2700 укучы 7-8 еллык мәктәптә, барысы 10100 укучы белем алган. Шуларның 76сы белем учагын алтын, 133е көмеш медальгә тәмамлаган.

Шөкер, еллар узып гасырларга бәйләнсә дә үз исеменә тап төшерми, киресенчә, аны аклап, кайсы гына өлкәне алма-беренчеләр сафында бара: спортта да, мәдәнияттә да сынатмый алар. Үзенең сәләтле, яңарышка омтылган укучылары, зыялы, зур белемгә һәм абруйга ия укытучылары белән матур ул. Районда гына түгел, республика, дөнья күләмендә дан яулаган шәхесләргә бай белем учакларының берсе. Мисал өчен, үзебезнең мәгълүмат-мөхәррият үзәген, ягъни "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте, җирле радио, телевидениесен генә алсаң да - күпләр Актанышның 1 нче урта мәктәбендә укыган, яисә инде үзләре белем биргән.
Мин дә биредә укыдым да, бераз укыттым да. Мәктәпнең төрле сулышын тойдым дип әйтсәм дә, арттыру булмас. Билгеле ки, укыган, самими балачак еллары аеруча хәтердә нык уелып калган. Хәер, һәркемнең дә онытырлык түгел алар.
Мәктәптә уку еллары, мәгарифтәге төрле тәҗрибәләр чорына туры килгәнгәме-күңелле узды һәм истәлекләргә бай. Өлкән сыйныфта укыганда мәктәптә блоклы белем бирү алымы керде. Башка мәктәпләрдә 1 фәнне 1 дәрес укытсалар, 1нче мәктәптә 1 фәнгә 2 дәреслек вакыт бирелә иде. Укучылар белемне үзләштереп кенә түгел, тиешенчә ныгытып та бардылар. Алга таба, төрле уку йортларына кереп белем өстәгәндә дә күпкә җиңел булды безгә.
Шөкер, мәктәп бүген дә һәрдаим яңарышта. 2006 елдан мәктәп табигать-математика фәннәрен (естественно-математический) профильле укытуга күчте, 2012-2013 уку елыннан инглиз телен тирәнтен өйрәтү универсал сыйныфы булдырылды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәктәп дәресләрдән соң" проектын тормышка ашыру , укучыларны конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләү максатыннан биредә 138 түгәрәк һәм электив курслар уңышлы эшли.
Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру, әхлакый, сәнгати, эстетик тәрбия бирү, традицияләребезне үстерү, балаларның буш вакытын дөрес файдалану һәм сәләтле балаларны ачыклау максатларында мәктәптә оештырылган эш нәтиҗәләре дә күркәм.Сәнгать өлкәсендә укучылар иҗат коллективының яулаган үрләре шактый. 1996 елдан эшләп килүче "Созвездие-Йолдызлык" балалар иҗат фестивале район этабының күп тапкырлар җиңүчесе "Идел" бию ансамбле, вокаль ансамбле, "Тамыр" рок-группасы, республика "Алтын битлек" фестивале лауреаты "Тылсым" театрының киләчәге зур. 2011 елда мәктәп сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәләр буенча районда I урынны яулады. Агымдагы елда мәктәпнең фольклор ансамбле, баянчылары Казан тамашачысының да күңелләрен яулады.
Бүгенге көндә мәктәп танымаслык булып үзгәреп, әйтерсең дә, шулай купшыланып бәйрәмгә әзерләнә ул. Чал тарихлы булуына карамастан, яшь әле ул, чөнки балачак белән, аның хатирәләре белән бәйле серле дөнья мәнге картаймый. Актанышның 1 нче урта мәктәбенә киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар гына телисе кала - балаларның шат авазы, дәрескә дәшкән кыңгырау тавышы мәнге тынмасын. Бәйрәм белән сине, мәктәбем!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев