Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”н иң актив файдаланучылар ачыкланган

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н иң актив файдаланучылар ачыкланган (Казан, "Татар-информ"). "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтыннан иң актив файдаланучы беренче сыйныф укучысы" конкурсы тәмамланды. Проект нигезләмәсе буенча, беренче сыйныфта укучыларның иң актив 10сы ТР Президенты чыршы бәйрәменә чакыру белән бүләкләнәчәк. Республиканың иң төп Яңа ел бәйрәменә Казанга Актаныш, Яңа...

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н иң актив файдаланучылар ачыкланган
(Казан, "Татар-информ"). "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтыннан иң актив файдаланучы беренче сыйныф укучысы" конкурсы тәмамланды.
Проект нигезләмәсе буенча, беренче сыйныфта укучыларның иң актив 10сы ТР Президенты чыршы бәйрәменә чакыру белән бүләкләнәчәк. Республиканың иң төп Яңа ел бәйрәменә Казанга Актаныш, Яңа Чишмә, Арча, Зәй, Әлмәт, Байлар Сабасы, Питрәч, Алабуга, Урыссу районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән киләчәкләр.
Сайттан актив файдаланучылар автоматик рәвештә ачыклана һәм системада бернинди дә ялгышлыклар китәргә мөмкин түгел, дип ышандыра "Татармультфильм" оешмасы матбугат хезмәте. Җиңүчеләр шулай ук сайтта калдырган эшләр, фотосурәтләр күләме һ.б. буенча да сайланган.
Сайтның башка конкурслары исә дәвам итә. 25 декабрь көнне "Иң культуралы әни" конкурсына йомгак ясалачак. Яңа елдан соң "Мәдәни көндәлек" сайтының иң актив файдаланучы конкурсы дәвам иттерелә. Ул 2015 елның май аенда тәмамлана. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев