Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бернигә дә карамый елмай!

Балалар иҗат үзәге – ул балаларны сәнгатькә, матурлыкка тарту буенча күп эшләр башкара, төрле иҗади бәйгеләр уздыра. 12 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә район күләмендә узган “Бернигә дә карамый елмай!” (Улыбайся вопреки всему!”) дип исемләнгән фотоконкурска йомгаклау узды.

Бу бәйгегә районыбызның 9 балалар бакчасы нәниләребез, 9  мәктәп укучысы  үз эшләрен  3 номинациядә тәкъдим иттеләр:

“Елмаю-йөзләрдә”(портрет эшләр)

“Хәрәкәтле юмор”(тормыштан алынган күңелле мизгелләр)

“Күңелле көлу”(кызыклы фотосүрәтләр)

Бәйгедә катнашучы  балаларның якыннары илебез тынычлыгын яклап махсус хәрби операциядә  катнашучылар.Әлеге чарада  балалар әниләр белән бергә катнаштылар.Бәйрәм кичәбез балалар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.Күңелле флешмоб һәркемнең күңеленә хуш килде.Бәйгедә катнашып призлы урынга ия булган  балаларны котлап диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм тәмле чәй табыны белән тәмамланды.

“Елмаю-йөзләрдә”(портрет эшләр)номинациясенең җиңүчеләре:

-Исламов Ирек (“Каенкай” балалар бакчасы)

-Шаязданова Раяна (“Каенкай” балалар бакчасы)

-Шаязданова Диана (“Каенкай” балалар бакчасы)

-Сарваретдинова Мәдинә (“Умырзая “ балалар бакчасы)

-Зарипова Альмира (Яңа Кормаш балалар бакчасы)

-Файзрахманова Амира ( 2 нче Актаныш урта мәктәбе)

-Хаертдинова Диләрә ( 2 нче Актаныш урта мәктәбе)

-Вирт Моисей (Яңа Әлем мәктәбе)

-Вирт Наталья (Яңа Әлем мәктәбе)

-Закирова Мәдинә (Уразай мәктәбе)

-Вирт Илия (Яңа Әлем мәктәбе)

-Шакурова Диләрә (Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат)

-Сахаутдинова  Азалия (Меңнәр мәктәбе)

 

“Хәрәкәтле юмор”(тормыштан алынган күңелле мизгелләр) номинациясенең җиңүчеләре:

-Лапицкая София (Каенкай” балалар бакчасы)

-Сарваретдинов Айназ (“Умырзая “ балалар бакчасы)

-Файзрахманов Амирхан (Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат)

“Күңелле көлу”(кызыклы фотосүрәтләр)номинациясенең җиңүчеләре:

-Хаертдинова Амелия (“Умырзая “ балалар бакчасы)

-Зарипов Альмир(Яңа Кормаш балалар бакчасы) 

Бәйгедә җиңүче балаларыбызны  уңышлары белән котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез. Йөзләрендә елмаю һәрвакыт балкып торсын, күңелләре шатлык белән тулып торсын. Шушындый иҗади бәйгеләрдә катнашуларын көтеп калабыз!

Тормыш –ул фотосүрәт

Елмайганда –матурырак чыга.

Көннәребез елмаю белән үтсен

Күкләребез аяз

Илләребез –тыныч булсын!

Илүзә Муллахмәтова, Балалар иҗат үзәге директор урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев