“Без бит - татарның киләчәге”
Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган балалар Актаныштагы “Бүләк” лагеренда ял иттеләр, татарчага өйрәнделәр.
“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын, Актаныш халык театрының “Итил суы ака торур” спектаклен караулары да күңелләрен татар милли хисләренә баеткандыр. Мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсе дә читтә калмады.
Җәйге аланның беренче сменасында 140 бала ял иткән, шуның 90ы чит төбәкләрдән килгән.
– Балалар, лагерь сезгә ошадымы?
– Әйе.
– Эчтәлеге ошадымы?
– Әйе.
– Әйбәт ашаттылармы?
– Әйе.
Район башлыгы Энгель Фәттаховның сорауларына балалар хор белән “әйе” дип җавап бирделәр. Бу аларның шушы сүздән башканы белмәүләрен аңлатмый. Килгәндә русча гына сөйләшкәннәре дә 2 атна эчендә татарча сөйләм телен яхшы дәрәҗәдә үзләштергәннәр.
– Барысы да татарча аңлый, аралашырлык сөйләшә хәзер, – диде лагерь башлыгы Гөлнара Мусина.
– “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында татар теленең әһәмиятен, татарча аралашуның, татар мохитының бала үсешенә йогынтысын күрсәтергә тырыштык. Проект эшләре киң кулланылды. Аларның эшен Энгель Нәвап улы җитәкчелегендә экспертлар бәяләде. Шунысы куанычлы: яшь буынны җәмгыятьтәге проблемалар кызыксындыра. Чишү, хәл итү юллары буенча кызыклы тәкъдимнәр керттеләр”, – дип куәтләде аны район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова.
“Безнең сөрән: “Без бит – татар яшьләре, татарның киләчәге”. Икенче отрядның девизы бу. Мөгаен, лагерьның төп эчтәлеге шушы шигарьгә салынгандыр.
Балаларның үзләреннән дә сораштык.
– Чит төбәктән килгән балалар белән нинди телдә аралаштыгыз?
Зилә Хафизова, Актаныштан:
– Бу лагерь безгә яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде. Бик күбесе татарча сөйләшергә өйрәнде. Нык дуслаштык, хәзер аерылуы кыен.
– Кайлардан килгән иделәр?
– Свердловск, Минск, Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Мәскәүдән дә килүчеләр бар.
– Быелгысы башка елдагыдан аерыламы?
– “Бүләк” аланына өченче тапкыр килдем. Бер генә смена да икенчесен кабатламый, һәрберсе үзенчә истә кала. Быел балалар йоклый торган җәйге йортларны җылытканнар. Өлкән әйдәманыбыз Лилия апаны да бик яраттык. Көн саен төрле чаралар уздырыла, бер генә буш вакыт та юк. Һәркемнең үз шөгыле бар.
– Зилә, Уфага экскурсиягә баргансыз, кайсы ягы белән мавыктыргыч булды ул?
– Шәһәрнең динопаркына бардык. 85 төрле динозавр ясап күрсәттеләр. Үзебезне дөньяның иң борынгы чорында йөргәндәй хис иттек.
Әйдәманнар да төрле төбәктән сайлап алынган.
Лилия Зарипова, дүртенче төркем башлыгы:
– Мин үзем Марий Элдан. Арча педагогия көллиятендә укыйм. Актанышка практикага килдем, әле беренче генә тапкыр. Безнең отрядның беренче урын алуына, чәкчәк белән бүләкләүләренә барыбыз да бик сөендек. Балалар белән эшләве җиңел, күңелле. Өлкәннәрне тыңлыйлар, чараларда катнашалар. Киләсе елга да Актанышка килергә тырышачакмын.
Иң сәләтле, иң белемле балалар җыелган аланның ябылу тантанасы сәхнә осталыклары, аралашу чаралары белән дәвам итте.
***
Икенче смена 25 июньнән башлана, 160 баланың ял итүе көтелә. Ул гимназия укучыларын һәм төбәкләрдән килүчеләрне сыендырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев