Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ: “Өлкән укытучы“ гранты ияләре (ИСЕМЛЕК)

Актаныш районы буенча 7 педагог әлеге грантка ия.

Марат Илсур улы Гыйльметдинов, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның I квалификацион категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Эш стажы 4 ел. Стандарт булмаган дәрес төзелеше, аерым бер стильдә сөйләве һәм кызыклы эш формалары оештыра белә торган яшь укытучы.  Аның һәр дәресендә балалар төрле тарихи шәхесләр роленә кереп, тарихи вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклыйлар, аларга бәя бирәләр, бер-берсе белән диспутлар оештыралар. Дәресләргә җаваплы һәм иҗади карау, җентекләп әзерләнү үзенең җимешләрен китерә: ел саен Марат Илсур улының укучылары тарих фәненнән республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар алып кайталар. 2018 елда аның укучылары олимпиаданың муниципаль этабында – 17,  республика олимпиадасының йомгаклау этабында 6 урын яуладылар.
2017 елда Марат Гыйльметдинов “Педагогик дебют” бәйгесенең республика этабында  лауреат булды.

Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева,  Актанышның 2 нче мәктәбенең I квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы.
Эш стажы 8 ел. Укытучы төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып, үз белемен күтәрү өстендә даими шөгыльләнә. 2018 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең район һәм зона этабында җиңү яулап, регион этапта үз көчен сынады. 2012 елда “Алгарыш” проекты кысаларында Англиядә 4 атналык курсларда булды. 2018 елда 4нче сыйныф укучылары А.Гыйльмуллина һәм А.Мөхәметдинова инглиз теле буенча фән олимпиадасының район этабында җиңү яулап, регион этабында катнаштылар. Призер укучылары да шактый. Фәйрүзә Ганиева җитәкләгән театр коллективы “Сказки и басни Л.Н.Толстого на английский лад” район бәйгесендә җиңүче булды. 
Яхшы педагог булуы өстенә, оста оештыручы һәм укучыларның фәнни-эзләнүле проект җитәкчесе дә ул. Аның җитәкчелегендә укучылары фәнни конференцияләрдә алдынгы урыннар алуы шул хакта сөйли.

Равил Фагыйтҗан улы Хаҗиев, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең I квалификацион категорияле  физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. 
Эш стажы 4 ел.  Укучылары район, республика, регионкүләм конкурсларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Үзе дә алардан калышмый, төрле конкурсларда катнаша һәм уңышларга ирешә.  2015 елда “Безнең яңа укытучы” гранты иясе. Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге һәм кышкы спартакиадаларында катнашып, җиңүләр яулый. 2016 елда “Тормыш иминлеге нигезләре” буенча район конкурсында призер була.  

Регина Равил кызы Фәрдиева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның I квалификацион категорияле математика укытучысы.
Эш стажы 7 ел. Әлеге мөгаллимәнең дәресләре күп төрле эшчәнлек белән баетылып үткәрелә. Сәләтле балалар укыткан укытучының иң кирәкле коралы – эшчәнлекле һәм индивидуаль-дифференциацияләнгән алымнары Регина Равил кызының укыту практикасында даими кулланышта. Ул районыбызга беренче булып, математикадан республикакүләм олимпиадада призлы урын алучы укучыны әзерләүче укытучы, математика фәне буенча үткәрелгән БДИда (профиль) иң югары нәтиҗәләр бирүче укытучыларның берсе. 
“Ел укытучысы – 2017” бәйгесендә районда җиңү яулый.

Эльмира ГыйлемҖан кызы Ваншина, Актанышның 2 нче мәктәбенең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. 
Эш стажы 18 ел. Әлеге мәктәптә 2012 елдан хезмәт куя.
Эльмира Ваншина системалы рәвештә үз белемен күтәрү өстендә шөгыльләнә. Семинарларда чыгышлар ясый, ачык дәресләр күрсәтә. Үз тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Аның мәкаләләрен “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларында күрергә мөмкин. 
2016 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулады һәм зона этабында уңышлы чыгыш ясады.
Эльмира Ваншинаның укучылары ел саен фәнни эзләнүле проектларда алдынгы урыннар яулый. Фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясыйлар. 2017-2018 уку елында аның укучысы Айсылу Мөхәметдинова рус теле һәм татар теле буенча фән олимпиадаларының район этабында җиңү яулады. Математика фәненнән районда призер булды. Бер укучысы математика фәненнән республика олимпадасында призер.

Гөлнар  Дилфас кызы Саматова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның I квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы 13 ел. Гөлнар Дилфас кызының дәресләре  
сокландыргыч чиста рус телендә алып барылганга да, критик фикерләү, проблема куеп укыту алымнарына күбрәк өстенлек биргәнгә дә бик кызыклы үтәдер. Үзе бертуктаусыз әдәби әсәрләр укый, укучыларын да дәрестән тыш укуга ияртә. Талантлы педагог төрле хәйләле методикалар ярдәмендә хәзерге заман яшьләренең иң актуаль проблемасын чишүгә ирешә: аның укучылары яратып, ярыша-ярыша матур әдәбият укыйлар. Гөлнар Дилфас кызы шулай ук рус теле һәм әдәбиятыннан республика этабы призерлары һәм рус теленнән халыкара олимпиададан призерлар әзерләүче.

Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева, Пучы урта мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Гомуми эш стажы 25 ел. 
Хәмит Миңнегалиев исемендәге премия лауреаты (2010), ТР укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә дипломант, “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясендә уңышлы чыгыш ясаганы өчен II дәрәҗә диплом, “Ел укытучысы – 2015” бәйгесендә “Туган телне саклау” номинациясендә – җиңүче, “Минем Татарстаным” республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади конкурсында – II дәрәҗә диплом, Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс конкурсының муниципаль этабында – җиңүче (2 урын), “Белем җәүһәрләре” VII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең “Укытучы – җәүһәр“  номинациясендә – дипломант, IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2018” бәйгесендә – III урын, “Гамил Афзал укулары” республика фәнни-тикшеренү конференциясендә – II урын, “Класс җитәкчесе – 2018” бәйгесендә “Тәрбиягә иҗади караш” номинациясендә – җиңүче, Пучы урта мәктәбенең Мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Өлкән укытучы” гранты иясе.Укытучының укучылары да төрле бәйге-конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев