Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Без дә мәктәпкә әзерләнергә булышыйк!

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясе 2016 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш районында да 10нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык күрсәтү. Безнең районда 2016-2017 уку елында 356 бала I сыйныфка укырга бара. Шулар...

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясе 2016 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш районында да 10нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык күрсәтү.
Безнең районда 2016-2017 уку елында 356 бала I сыйныфка укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.
Һәр бала мәктәп бусагасына тәүге тапкыр аяк басканда үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша. Бу бик мөһим алшарт.
Шуларны истә тотып, хөрмәтле райондашлар, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку әсбаплары алу өчен акчалата яки мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итсәгез иде.
Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 6нчы бүлмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45нче йорт).
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80, 3-14-11, 3-07-51.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев