Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Без – гимназистлар!

Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты ачылды. Бүгенге көндә монда VII-VIII сыйныфларда Татарстанның, Русиянең һәм хәтта дөньяның төрле төбәкләреннән килгән 42 бала укый. Гыйлем алу - ул энә белән кое казу. Ләкин коеңны казырсың да, аның "суы" чыгармы соң? Тормышта бик еш шулай була бит ул: укыйсың, укыйсың, эзләнәсең ......

Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты ачылды. Бүгенге көндә монда VII-VIII сыйныфларда Татарстанның, Русиянең һәм хәтта дөньяның төрле төбәкләреннән килгән 42 бала укый.

Реклама

Гыйлем алу - ул энә белән кое казу. Ләкин коеңны казырсың да, аның "суы" чыгармы соң? Тормышта бик еш шулай була бит ул: укыйсың, укыйсың, эзләнәсең ... Ләкин алган белемнәрең сиңа ярдәм итми. Ни өчен шулаймы? Чөнки иң зур гыйлем - тормышта үз-үзеңне таба белү гыйлеме өйрәнелмәгән. Ә безнең гимназия үз милләтен, үз халкын сөйгән, чын гыйлем алырга, тормышта үз юлыңны табарга теләгән укучылар өчен. Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Яшел Үзән районнарыннан, Башкортстаннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән, кояшлы Таҗикстан җөмһүриятеннән килгән балалар белем ала анда. Бу укучылар шулкадәр ерак араларны ни өчен үткәннәр соң? Әйдәгез, белешик:
-Гуманитар гимназия-интернатка мин сыйфатлы белем алырга, чит телләрне яхшылап өйрәнергә килдем. Теләгем - үз халкын яратучы, туган җирен танытучы егет булып үсү, - ди Актаныш егете Наил Дәүләтов.
Ислам Кәлимуллин:
- Мин - Самара өлкәсенең Гали авылыннан. Дөрес тәрбия, ныклы белем алып, татар халкына хезмәт итәрдәй шәхес буласым килә.
Башкортстанның Дүртөйле районы кызы Инзилә Ханнанова:
- Биредә яхшы укыталар, әйбәт белем бирәләр, дип ишетеп килдем мин гимназиягә. Югары уку йортына кергәч, имтиханнар тапшырганда да файдасы тияр дип уйлыйм. Монда бик күп дуслар табарга мөмкин.
Элина Минниярова:
- Мин Актанышка Тажикстаннан килдем. Ныклы белем алырга телим. Татар телен һәм татар халкының тарихын өйрәнәсем килә.
Актанышның иң гүзәл урынында - "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагеренда - интернатыбызда торабыз. Һәр көнне гимназиядә гадәти укулардан соң, төрле өстәмә уку йортларында, түгәрәкләрдә, факультативларда белем туплыйбыз. Татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәбез, милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Җырлыйбыз, биибез, уйныйбыз-көләбез, барын да булдырырга тырышабыз.
Төрле шәхесләр, язучылар, җитәкчеләр гуманитар-гимназия укучылары белән бик теләп очрашуларга киләләр. Туфан Миңнуллин, Марсель Галиев, Мөхәммәт Мирза, Камил Кәримов, Илдар Халиков, Римма Ратникова кунак булып киттеләр дә инде.
Гимназиядә сыйфатлы итеп белем туплар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң яхшы китапханә, оста укытучылар, җылы бүләкләр - безнең өчен чын бәхет. Әйе, монда укуыбызга бик шатланабыз. Хәзер инде безнең төп максат: укырга, укырга һәм укырга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев