Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Без – “Тамчы-шоу“да!

"Яшь ТНВ" каналыннан атна саен яратып карый торган "Тамчы-шоу" тапшыруына әзерлекне укытучыбыз команда составын әйтү белән башладык. Ләйсән, Камил, Айгиз, Рамил һәм мин - команда капитаны Айгөл, уенга бердәм көч түгеп, ныклап хәзерләндек. Иң кызыгы да шунда булды: дәресләрдән соң калып, кем интернеттан, кем китапханәдән җыйган мәгълүматларны, бер-беребезне уздыра-уздыра, түкми-чәчми...

"Яшь ТНВ" каналыннан атна саен яратып карый торган "Тамчы-шоу" тапшыруына әзерлекне укытучыбыз команда составын әйтү белән башладык. Ләйсән, Камил, Айгиз, Рамил һәм мин - команда капитаны Айгөл, уенга бердәм көч түгеп, ныклап хәзерләндек.

Иң кызыгы да шунда булды: дәресләрдән соң калып, кем интернеттан, кем китапханәдән җыйган мәгълүматларны, бер-беребезне уздыра-уздыра, түкми-чәчми сөйли идек. Озын сүздән башка сүзләр төзүдә Айгиз һәрвакыт җиңүче булды. Тапшыруда да иң "кызык" сүзләр аннан "чыкты". Ул үзе дә бик шук малай икән. Гомумән, төрле сыйныфлардан җыелгач, без бер-беребезне белеп тә бетерми идек, ә әзерлек барышында дуслашып беттек.

Ниһаять, түземсезлек белән көткән көн килеп җитте. Без - "Яңа гасыр" телевидениесе студиясендә. Менә диктор апа-абыйлар "Хәерле иртә " тапшыруыннан чыктылар һәм студияне безгә "калдырдылар". Үзебез белән бик үзенчәлекле таныштырганнан соң, көндәш-ләребез - 2нче мәктәпнең "Белемсәрләр" командасы уенчылары белән таныштык. Беренче турда ук без, ягъни "Ак танышлар" командасы, төгәл җаваплар бирдек. II турда да илләр буенча бирелгән сорауларда без өстен идек. Сүзләр төзүдә азга гына калыштык. Ә капитаннар ярышында "Белемсәрләр" капитанына уңыш елмайды. Бар турларның исәбе буенча дуслык җиңде. Минемчә, бу исәп ике мәктәп арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев