Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ БАКЧАДАН ЯЗАЛАР: "Каенкай" бакчасында Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үттеләр (ФОТОЛАР)

Бүген 6нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәрендә дә әлеге көн зурлап искә алынды.

2 апрельдә, балалар язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бүген 6нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек логопед төркемнәрендә дә әлеге көн зурлап искә алынды.

Тәрбиячеләр Ганиева Ләйсән Мәгъсүм кызы, Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы төркем балаларын балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштырдылар. Ата-аналар ярдәме белән мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә татарча һәм русча балалар китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар алып килгән китапларының матур рәсемнәрен үзара бүлешеп карадылар, әкиятләрен, шигырьләрен бик теләп укыдылар.

Әти-әниләренең гаиләдә бергәләп китап укулары турында җибәргән фотоларын компьютердан карау балаларда аеруча зур тәэсир калдырды.

Зурлар логопед төркеме балалары исә тәрбияче апалары Салихҗанова Алсу Фәвәсим кызы, Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы белән китапханәгә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Лилия апалары аларны шатланып каршы алды,бик күп кызыклы мәгълүматләр бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев