Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ БАКЧАДАН ЯЗАЛАР: Кошлар – канатлы дусларыбыз (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Катнаш төрдәге 6 санлы “ Каенкай” балалар бакчасынның уртанчылар төркеме нәниләре кошларны каршы алды.

Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш җиңә.Яктысы һәм җылысы белән ул бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Шагыйрьләребез берсеннән-берсе матур шигырьләр, язучыларыбыз төрле әсәрләр язганнар. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.

Катнаш төрдәге 6 санлы “ Каенкай” балалар бакчасынның уртанчылар төркеме нәниләре кошларны каршы алды. Чараның максаты балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

Реклама

Төркемгә йөрүче балалар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар.

Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелде. Алар биредә үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде. “Өй салу кош оясы ясаудан башлана”, ди халык. Табигать сакчылары булган канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев