Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ "КАЕНКАЙ"ДАН ЯЗАЛАР: Рәхмәт Сезгә, тәрбияче апалар! (+ФОТОЛАР)

Актаныштагы 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында сабыйларга белем бирүдә зур эш башкарыла.

Тәрбияче апалары биргән белемне үзләштерер өчен баланың үзеннән дә күп көч, сабырлык таләп ителә.

Бүгенге көндә икенче улым уртанчылар төркеменә йөри. Тәрбиячебез Ландыш Нур кызы нәниләребезгә белем бирүдә зур эш башкара. Аның һәрбер шөгыле иҗади якын килеп әзерләнә. Шушы көннәрдә “Каенкай” да балалар белән математика буенча ачык шөгыль күрсәттеләр. ФГОС стандартларына туры китерелеп, бик яхшы оештырылган иде ул. Балалар геометрик фигураларны, төсләрне, җәнлекләргә хас сыйфатларны тиз генә билгеләделәр. 

Шөгыль ничектер җиңел барды, анда һәр күрсәтмәлелек бар нечкәлекләрен туры китерелеп эшләнгән - тәрбиячебезнең үз эшен яратуы, эзләнүе нәтиҗәсе бу. 

Белмим башкалар ничектер, әмма минем көн буе эш дип йөгереп, өйгә кайткач та балалар белән шөгыльләнер өчен вакыт бик аз кала. Ә бакчадагы апаларыбыз бала белергә тиешле белемне җиңел һәм үтемле итеп җиткерә белә. Безгә карап торганда гына җиңел кебек, ә аның артында күпме йокысыз төннәр, күрсәтмә материалларны әзерләү ята! Чын йөрәктән Зур рәхмәт сезгә, тәрбиячеләребез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев