Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ МӘКТӘПТӘН ЯЗАЛАР: Дөньяда иң зур байлык – белем

Әлифбаны уңышлы тәмамлап, 1 сыйныф укучылары белем иленең беренче баскычына менделәр.


Әлифба – тормышта 
Беренче баскычым. 
Син белем дөньясын 
Ачучы ачкычым .

Бүген зур бәйрәм. Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  1 сыйныф укучыларының иң яраткан китабы Әлифба белән саубуллашу бәйрәме. Әлифба - белем юлының башы, якты йолдызы, ул тел ачкычы, беренче баскычы. 
Әлифбаны уңышлы тәмамлап, 1 сыйныф укучылары белем иленең беренче баскычына менделәр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1а сыйныф укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр. 

Бәйрәмдә балалар үз осталыкларын күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде алар. Әлифба аларны күп нәрсәләргә өйрәтте. Балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын сынап карадылар. Укучылар, мәкальләр әйтешеп ярыштылар, киселгән хәрефләрдән тактада сүзләр төзеделәр, кыска гына диктант язып карадылар, бирелгән текстны укып күрсәттеләр. 

Укучылар  әти-әниләрнең дә Әлифба буенча белемнәрен тикшерделәр. Аларга сораулар бирделәр, яттан шигырь сөйләттеләр. Үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Әлифбаны укырга өйрәнгәндә, әти-әниләрнең ярдәме өчен зур рәхмәт әйттеләр. Бик зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! 

Хәзер Әлифбага алмашка Туган тел китабы килә, ул  сезгә күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтәчәк. Акыллы, гыйлемле булып үсегез! 

Бәйрәм котлы булсын! Кадерле укучылар, сезгә белем үрләрен яулаганда, яңадан-яңа үрләр яуларга, куп тырышлыклар, ихтыяр көче кирәк булыр. Уңышлар телим сезгә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев