Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ МӘКТӘПТӘН ЯЗАЛАР: Һөнәр – кулдагы алтын беләзек!

Татарстанда, 2019нчы ел эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде.

Һөнәрләрнең барысыда
Тигез кеше каршында.
Күңел тарткан бер һәнәр
Сайла, сине кешеләр
 “Алтын куллы,” – дисеннәр. 

Без, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1А сыйныфында укучылар, китапханәгә сәяхәт кылдык. Балаларны китапханә хезмәткәрләре Азия, Резеда, Ильмира апалары каршы алды. Алар уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды.

Татарстанда, 2019нчы ел эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан район балалар китапханәсендә төрле эчтәлектәге чаралар үткәрелә. 

Нәрсә соң ул һөнәр? Беренчедән, ул – нәрсә булса да җитештерү, ясау өчен осталык, икенчедән – ул белгечлек, профессия. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. ”Һәр һөнәрдә кирәкле” исеме астында үткәрелгән кичәдә катнашуыбыз безнең өчен бик файдалы, кызыклы булды.

Кичә барышында балалар эшче һөнәрләр турында табышмаклар, шигырьләр, мәкальләрне   слайдлардан күреп укыдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар. Укучылар бик теләп, канәгатьлек белән, минем һөнәрем – минем киләчәгем диеп, “Серле урындык” уенында катнаштылар. Рүзәл – полиция хезмәткәре, Нурсолтан – атаклы хоккейчы, Нәргизә – бизәндерүче-визажист, Раил – бөек футболчы, Алинә – халык биюләрен башкаручы, Алмаз  әтисе кебек механик һөнәрен үзләштерәчәкләре хакында  уй-фикерләре белән уртаклаштылар. 

...Барлык һөнәрләрне дә санап бетереп булмый, ләкин һәр кеше үзенә ошаган һөнәрне сайлый. Кеше  яраткан һөнәре буенча эшләсә, бик тә бәхетле була!

Кичә  “Кем булырга?” дип исемләнгән  мультфильм карау белән тәмамланды.  Балаларда  китапханәгә сәяхәт, чын мәгънәсендә,  зур тәэсир калдырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев