Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ТАКТАЛАЧЫКТАН ЯЗАЛАР: Балалар бакчасы коллективы “Масленица” бәйрәме каршы алган (+ ФОТОЛАР)

Бәйрәмдә әниләр, дәү әниләр, балалар һәм балалар бакчасы коллективы катнашты.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!

7 март көнне Такталачык авылы балалар бакчасында “Масленица” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә әниләр, дәү әниләр, балалар һәм балалар бакчасы коллективы катнашты. 

   Бу бәйрәм рус теленә карата кызыксыну тәрбияләү һәм башка милләт гореф-гадәтләре, көнкүреше, җырлары һәм уеннарын өйрәнү максатыннан үткәрелде.

   Бәйрәм барышында балалар әни һәм дәү әниләрен “Халыкара хатын-кызлар көне” белән котлап, үзләре эшләгән бүләкләрне тапшырдылар. Шулай ук рус халкынын “Масленица” бәйрәмендә җырлана торган “В хороводе были мы”, “А мы масленицу дожидались” кебек җырлы хороводларын җырлап биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Балаларга бигрәк тә рус телендә “Частушки”лар башкару бик ошады. Бәйрәм ахырында барлык кунаклар да бик тәмле тәбикмәктән авыз итте.

Чара күтәренке рухта барды:  балаларның йөзләреннән сабыйларда гына була торган шат елмаю китмәде. Балалар бакчасында бәйрәмнәр үткәрүнең төп максаты буларак, иң беренче урында балаларның күңелен күтәрү булгач, без үз максатыбызга ирешкәнбез дип уйлыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев