Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ИСКЕ БАЙСАРДАН ЯЗАЛАР: Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Бүген халыкара Туган тел көне уңаеннан Байсар мәктәбендә "Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Башлангыч класс укучылары арасында иң күп мәкаль белүчене ачыкласак, югары класс укучылары 3 командага бүленеп, зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар. "Ромашкалар" командасы беренче, "Туган тел" командасы 2 нче, " Их сез, матур кызлар һәм егетләр!" командасы 3 нче урынны яуладылар. Чара курайчы егетләребез башкаруында халкыбыз гимнына әверелгән Г.Тукайның"Туган тел" җыры белән тәмамланды. Командалар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев