Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Такталачык мәктәп –интернатында туган көн бәйрәме үтте

Такталачык мәктәп –интернатында 5-6 сыйныф укучыларының “Туган көн” кичәсе үткәрелде.

Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме-
Ул бит безнең туган көн.
Истәлекле шушы көнне.
Көтеп ала бит һәркем.


Туган көн,ул туган көн-
Гомернең бер мизгеле.
Әллә нидән шатландыра,
Сөендерә күңелне.


Такталачык мәктәп –интернатында 5-6 сыйныф укучыларының “Туган көн” кичәсе үткәрелде. Бәйрәм барышында балалар бер-берсен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.Бәйрәмгә килгән кунакларның матур котлауларыннан соң укучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар: “Кем иң җитезе”, “ Мин беренче”, “Уйлап тап”, “Иң остабиюче” һәм башка мавыктыргыч уеннар күтәренке рухта барды, балаларның йөзләрендәге шат елмаюларыннан бу бәйрәмнең алар күңелендә матур бер истәлек булып озак сакланачагына ышанабыз без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев