Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Яңа Әлем бакчасы нәниләре өчен китапханәгә сәяхәт оештырылган (+ФОТОЛАР)

Бу көнне балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар алып кайтты. 

Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.


Китапханә - ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. 


Яңа Әлем авылы мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсенең ишекләре бикләнеп тормый. Төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен шунда киләләр. Без- балалар бакчасы  нәниләренең дә  яраткан урыны ул авыл китапханәсе. 


 27нче ноябрь  көнне,  балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү,китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү  максатыннан , Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре  А.Т. Яппарова  һәм  Җ.Ф. Габидуллина  белән берлектә Яңа Әлем авылы китапханәсендә сәяхәттә булдылар.


Китапханәче   Римма  Риф кызы безне яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Бу көнне балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар алып кайтты. 


Китапханәдә китаплардан сайлап алып шигырьләр, әкиятләр уку безгә аеруча ошады. Соңыннан без китапханәдән үзебез теләгән китапларны сайлап алдык, ә укыган китапларны тапшырдык. Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без  әти-әниләрне   китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык.Китап укыган кешенең начар уйларга, начар эшләргә вакыты да калмас,теләге дә уянмас. Китапханәне үз иткәч, без шуны аңдадык.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев