Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:«Көмеш кыңгырау»лы балачак күңелләрдә мәңге калачак

16 март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Чаллы шәһәрендә балалар өчен нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова һәм газета хезмәткәре Гөлинә Госсамоваларның укучылар белән очрашуы оештырылды.

                          Хөрмәтле кунакларга тәрбия эше буенча директор урынбасары Р.Г. Җәмилова «Пиратлар иленә сәяхәт» исемле ачык дәрес күрсәтте. Ә мәктәп музее җитәкчесе Д.М. Шәвәлиев укучылар белән берлектә «Музейлар–тәрбия үзәге» дигән чыгыш тәкъдим итте һәм мәктәп  музеена экскурсия булды. Мәктәп  укучылары  җыр-биюгә, нәфис сүзгә һәм баянда уйный белү осталыкларын күрсәттеләр.

                          Соңыннан   «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова укучыларга газетаның тарихы, аның кызыклы сәхифәләре турында мавыктыр¬гыч итеп сөйләде, газетаны таратты. Бу чара барышында укучыларда газета уку һәм шигырь, хикәя язып карау теләге барлыкка килгәндер мөгаен. «Көмеш кыңгырау» редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу укучыларыбызның хәтерендә якты мизгел булып калачак. 

                  Аккүз мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары  Җәмилова Розалия 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф Мәгариф яңалыклары Аккүз Мәктәп хәбәрләре Мәгърифәт