Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Безнең җиңүчеләр

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә район укытучылары һәм укучылары түбәндәге уңышларга ирештеләр: Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучысы Багаветдинова Камилә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә җиңүче, акчалата премия иясе (укытучысы Шайхуллина С.Р.) Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс...

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә район укытучылары һәм укучылары түбәндәге уңышларга ирештеләр:
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучысы Багаветдинова Камилә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә җиңүче, акчалата премия иясе (укытучысы Шайхуллина С.Р.)
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Кәримова Ләйлә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә III урын, акчалата премия иясе (укытучысы Җиһангирова З.А.)
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 класс укучысы Галимова Айсылу, "Үзебез сайлаган язмыш" номинациясендә җиңүче, акчалата премия иясе (укытучысы Әминова Л.Г.)
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия -интернатның 10 класс укучысы Шәкүрова Гөлназ "Театр яктылыкка, нурга илтә!" номинациясендә III урын, акчалата премия иясе (укытучысы Әминова Л.Г.)
Аларны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев