Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген Актаныш районы кадетлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Районыбыздагы һәрбер чараны ямьләп, матурлап, патриотик рух бүләк итүче кадетларыбыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.

               Иртәннән үк Кәзкәй авылына районыбызның төрле авылларыннан һәм күрше тирә төбәкләрдән машиналар агылды. Әти-әниләр уллары-кызларының бәйрәм шатлыкларын уртаклашырга Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбенә җыелды. 
 

                    Соңгы кыңгырау бәйрәме илебезнең җиңүләргә рухландырган Кызыл байрагын мәйданга алып керүдән башланды. Һәрвакыттагыча кадетлар хәрби парад формасыннан. Үз-үзләрен тотышлары төгәл, соклангыч. Бәйрәмдә алар  һөнәрләрен күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган концерт номерларын укытучыларына, әти-әниләренә, кунакларга тәкъдим иттеләр.  

          Директор Илсур Ялалов кадет-интернат мәктәбен 2021-2022 нче уку елында унберенче сыйныфлар тәмамламаса да, тугызынчылар өчен истәлекле көн булуын әйтте. Быел 36 кадет мәктәп программасын үзләштерүен сынап төп дәүләт имтиханнарын тапшыра.

Башка сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау бәйрәме күңелле мизгелләргә бай булды.  Бүген бик күпләр ел дәвамында ирешкән уңышлары, мәктәп данын яклап төрле бәйгеләрдә җиңүләре өчен директор Илсур Индус улы кулыннан истәлекле бүләкләр кабул итеп алды. Шулай ук кадетлар белән тәүлек дәвамында диярлек бергә булган пеадгоглар хөрмәтләнде.

Мәсәлән, кадет-интернат мәктәбенең математика укытучысы Илназ Маликовка тантаналы төстә  "Ел укытучысы-2022" дип язылган кызыл тасма кигерделәр, мактау кәгазе тапшырдылар. Бәйрәмдә номинацияләрдә бүләкләнүчеләргә кирәкле, файдалы бүләкләр әзерләгәннәр: спорт костюмнары, кроссовкалар, компьютер, телефон кирәк-яраклары-барысы да кадетларның матди хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән.

           Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов кадет-интернат коллективына район башлыгы Энгель Фәттаховның котлауларын һәм рәхмәтен ирештерде: алда әйткәнчә, кадет-интернат мәктәбенең барабанчылар төркеме, тынлы уен коралларында уйнаучы укучылар районда уздырылган һәрбер чараның йөзек кашы. 

Реклама

         Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов кадет-интернат мәктәбендә үзара матур итеп аралашуга, дуслык-иптәшлек хисләре тәрбияләүгә аеруча игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Кәрәзле телефоннар тәүлеккә бер тапкыр 30 минутка гына бирелә. Укучылар күпчелек вакытларын укуга, спорт белән шөгыльләнүгә багышлый. Бер-берсе белән аралашалар, коллектив белән чаралар оештыралар. Ленар Сәмигулла улы киләчәктә кадетларның мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби уку йортларына укырга кереп, хәрби һөнәр сайлап, илебезне саклауга үз өлешләрен кертүләрен теләде.  

               Кунаклар арасында Чаллы шәһәре Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, шагыйрә якташыбыз Әлфия Ситдикова да бар иде. Кадет-интернат мәктәбе озак еллар "Көмеш кыңгырау" газетасы белән хезмәттәшлек итә. Илсур Ялалов алдынгыларга балалар газетасын һәрвакыт яздырып килә. Укучыларның бик еш әлеге басмада мәкаләләре, язмалары урын ала. Факил Сафин кадет мәктәбендә туган илгә, әти-әнигә, авылга, мәктәпкә, укытучыларга мәхәббәт тәрбияләү тиешле югарылыкта дип ассызыклады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X