Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген Актаныш районы укучылары белән «Умиление» Ана булуны һәм балачакны яклау үзәге психологы Аида Фиогбе очрашты

Бүген Актанышта «Умиление» Ана булуны һәм балачакны яклау үзәге психологы, ТР буенча абортларны профилактикалау буенча проект координаторы Аида Фиогбе эш визиты белән килде.

            Ел саен Россиядә 1 миллион хатын-кыз йөклелеген өзә. Бу дәүләт карамагындагы хастаханәләрдә теркәлгән сан. Ә түләүле клиникаларда ясалганнарын да өстәсәк, Россиядә 6 миллион бала тумый кала дигән сүз. Әлеге вәзгыять демографиягә коточкыч кире кире тәэсир ясый. 


                  Демографияне уңай якка үзгәртү, халыкка, аеруча яшьләргә гаилә кыйммәтләрен аңлату, иртә йөклелек, абортның зыянын төшендерү максатыннан “Демография” илкүләм проекты кысаларында “+1” проекты барлыкка килә.

 «Умиление» Ана булуны һәм балачакны яклау үзәге психологы, ТР буенча абортларны профилактикалау буенча проект координаторы Аида Фиогбе бу проект кысаларында республика район һәм шәһәрләрендә аңлату эшләре алып бара, максатчан очрашулар уздыра.

        Бүген Аида Феогбеның Татарстан районнары арасында 41нче очрашуы Актанышта булды. Аида Владимировна ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец тәкъдиме белән  “Сайлау иреге-Право выбора” фильмын тәкъдим итте.

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә район үзәге мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары һәм технология техникумының 1- 2 курс егет-кызлары проект кысаларында “Сайлау иреге-Право выбора”  фильмын карады. Шулай ук әлеге чарага мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, психологлар, социаль педагоглар чакырылган иде.

Фильмның авторы, күпбалалы ана Елена Пискарева тамашачыларга йөклелекне өзүнең психологик, мораль һәм физик зыянын 
тетрәндергеч мизгелләр аша күрсәтә. Яшьләр киноны караган арада  Аида Фиогбе Актаныш районы субъект-профилактика органнары җаваплылары- социаль яклау, мәгариф, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе, сәламәтлек саклау юнәлеше, Әтиләр Советы, Әти-әниләр Советы җитәкчеләре, дин әһелләре катнашында түгәрәк өстәл уздырды. 


           Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева әлеге очрашуның бүген бик тә актуаль булуын билгеләп үтте. 

 

-    2021 елның гыйнварында Актаныш район Советының чираттагы утырышында районның 3 еллык демографик программасы кабул ителде. Бу программа гамәлгә кергәнче эшче төркем җирлектәге туучылар һәм үлем структурасын өйрәнде. Киләчәктә районда халык санын арттыру буенча эш планы төзелде, максат, бурычлар билгеләнде. Бүгенге сөйләшү, фикер алышу бик мөһим тема күтәрелде. Республикакүләм “+1” проектына безнең район да кушылып, нәтиҗәле эшчәнлек оештырылыр дигән теләктә калам.  

 

         

Фильм тәмамланганнан соң Аида Фиогбе укучылар белән аралашты, яшьләр үзләренең фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Умиление» Ана булуны һәм балачакны яклау үзәге психологы, ТР буенча абортларны профилактикалау буенча проект координаторы Аида Фиогбе “Демография” илкүләм проекты ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец