Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген Актанышта Укытучылар көненә багышланган тантана узды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 4 октябрьдән Россиядә Укытучылар ункөнлеге башланып китте. Иртәгә районыбызның иң алдынгы 6 мөгаллиме республикакүләм Укытучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Әле генә районыбыз педагогларын район җитәкчелеге котлады.

            Районкүләм укытучылар бәйрәме бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узды. Мәдәният йортының фойесына килеп керүчеләрне  укытучылар көне уңаеннан ясалган рәсемнәр каршы алды. Иҗат эшләре педагогларның һөнәри бәйрәменә багышлап район мәктәпләрендә укучылар тарафыннан махсус ясалган. 

              Бәйрәм тантанасын да укучылар башлап җибәрде. Укытучыларына хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган җырлы бүләкне алкышларга күмде остазлар.

                Бүгенге көн укучысының тормышын чагылдырган мини-спектакльдә мәктәп баласының өйдәге халәте, нинди мохитта яшәве, шулай ук белем һәм тәрбия бирүнең җаваплы, катлаулы вакыйга булуы белән бергә кызыклы, мавыктыргыч яклары күрсәтелде. 

          Алып баручылар Рәфидә Наҗарова һәм Нур Хөсәенов Укытучы профессиясенең  никадәр изге һөнәр булуын  энҗе-мәрҗәнгә тиң сүзләр аша җиткерделәр. 

- Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

 

           Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларны район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап,  фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 2020-2021 уку елы район укытучылары өчен икеләтә сынау вакыты булды. Гадәти уку-укыту процессына республикакүләм педагогларның конференциясен уздыру, лаеклы оештыру да килеп кушылды. Әлеге җаваплы чарада катнашкан, тырыш хезмәт куйган мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, укытучыларга Энгель Нәвап улы рәхмәт хатлары, чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Шулай ук Россия Федерациясенең Мәгариф, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары, район хакимиятенең олы бүләкләренә ия булган мөгаллимнәрен хөрмәтләде. 

      - Укытучы- белем һәм тәрбия бирүче, шулай ук модератор да. Мәктәп еллары кешенең уку, белем алу чоры гына түгел, ул олы тормышка әзерлек этабы да. Олимпиада хәрәкәте соңгы елларда көчле үсеш алды. Укучыларның җиңүләре күп булды. Ә менә БДИ балларын яхшыртасыбыз бар,- дип билгеләп үтте район башлыгы Энгель Фәттахов үз чыгышында. 

 

        Актанышта елның иң олы казанышы-  республикада дүртенче "Адымнар" күптелле гимназия-комплексның ачылуы. Көчле матди-техник базага ия мәктәпне Актанышта сафка бастыруда Татарстан хөкүмәте, аерым алганда Татарстанның Беренче президенты, "Адымнар" уникаль проектына нигез салучы Минтимер Шәймиевнең ярдәме зур булды. Хәзер инде уку йортының эчтәлеген ясыйсы бар, дип ассызыклады район башлыгы. Алдагы елда район үзәгендәге Актанышның беренче санлы мәктәбен төзекләндерү өчен 40 миллион сум, икенче санлы уку йортын төзекләндерүгә программа кысаларында 22 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 

         Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева районкүләм һөнәри бәйгеләрдә катнашып мактаулы урыннар яулаган педагогларга акчалата бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды.

          Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова быел үзләренең юбилейларын каршылаган 27  укытучыга котлауларын ирештерде. Залда утырган юбилярларга укучылар истәлекле бүләкләр һәм чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.

       Тантанадан соң Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт  академия театры артистлары район укытучылары хозурына спектакль күрсәтте. Бу- район хакимиятенең укытучыларга һөнәри бәйрәм бүләге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев