Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның ачылу тантанасы узды

Татарстанга гына түгел, милләттәшләребез яшәүче Россия төбәкләрендә дә билгеле "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның бүген беренче смена ачылышы булды.

 

Ял аланында 21 көн җәйге каникулларын файдалы һәм күңелле үткәрергә килгән балаларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде.

Укучылар үзләре дә бәйрәмгә тиз арада әзерләнергә өлгергән.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның төрле бәйге, олимпиадаларда җиңү яулаган укучылары белән беррәттән лагерьда  төбәкләрдән килгән татар кызлары һәм малайлары ял итә. Мәскәү, Пермь, Саратов өлкәләре, Башкортстан республикасы кунаклары  татар милли мохитында аралашып, ана телендә сөйләшеп, төрле чараларда катнашачак, экскурсияләргә барачак, тарих, инглиз теле һәм укучылар өчен башка фәннәрдән дәресләр дә уздырылачак. 

Реклама


Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Балаларга әлеге агымда күңелле ял итүләрен теләде. Моның өчен лагерьда барлык мөмкинлекләр тудырылган. 

Бүген алан хуҗалары әйдаманнары белән бергәләп, бер команда булып лагерь ачылышында чыгыш ясады. 

Раил Харисов фоторепортажында иң күңелле мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев