Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында Актаныш районының "Ел укучысы-2022" билгеләделәр

“Ел укучысы-2022” исеменә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының 10 сыйныф укучысы Динара Камилҗанова лаек булды.

                      Бүген Актаныш районы мәгарифендә зур вакыйга- 2021-2022 уку елында фән өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылар һәм аларның остазлары хөрмәтләнде. Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында бу уку елының  төп герое-“Ел укучысы-2022” билгеләнде. Әлеге мәртәбәле исемгә әләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының  10 сыйныф укучысы Динара  Камилҗанова лаек булды. 

                 Динара Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы призеры, дөнья сәнгать мәдәниятен өйрәнү фәне буенча ике ел рәттән Бөтенроссия олимпиадасы призеры.

                Динара Камилҗанова һәм аның әнисе сәхнә түрендә хөрмәтләнделәр.

                  Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Динара Камилҗановага  “Ел укучысы-2022” статуэткасы һәм 20 мең сумлык акчалата бүләк тапшырды, шулай ук адынгы укучыга бу мәртәбәле исем язылган лента кигерелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев