Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген районыбызның фән олимпиадалары җиңүчеләрен тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)

Мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Тик шунысы бар, сәләт, омтылышларны үстерергә ярдәм иткәндә генә, укучы тормышта яңа үрләр яулый ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

             Шуңа да районыбызда олимпиада хәрәкәте, олимпиадада катнашачак укучылар һәрвакыт игътибар үзәгендә.
                Олимпиадада җиңү яулау  бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ә тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә яуланган нәтиҗәләр районыбызда һәрчак лаеклы бәяләнә. 

                     2021-2022 нче уку елында  “Олимпка юл”,  республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында районыбыз укучылары 120дән артык призлы урын яулауга иреште. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов олимпиада хәрәкәтен көчәйтү белем бирүнең сыйфатын үстерүгә зур этәргеч дип саный. Бүгенге фән бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Энгель Нәвап улы бу хакта тагын бер кат искәртте.

 

- Республика олимпиадасында укучы бер тапкыр җиңү яуласа, аның башка өлкәләрдә дә  җиңүгә омтылышы барлыкка килә, шулай итеп шәхеснең характеры тәрбияләнә,-диде. Башкаладан ерак урнашкан авыл районында гына белем алса  да балаларыбыз Татарстандагы уку йортларыннан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә дә белем ала ала. Моның өчен ныклы белем булу гына кирәк.  "Йөргән таш шомара", диләр. Балаларыбыз никадәр күбрәк олимпиадага катнаша, уңышлы чыгыш ясау өчен әзерләнә, бу аның үзенә файдалы. Укучыларны Халыкара, төбәкара олимпиадаларга әзерләү безнең төп максат,- диде Энгель Фәттахов олимпиада җиңүчеләрен һәм аларның остазларын тәбрикләү тантанасында. 

 

                      Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова 2021-2022 уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә тирәнтен анализ ясады. 

                   Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева саф татар төбәге буларак, татар теле һәм әдәбиятыннан тагы да күбрәк урыннарга ирешү өчен эзлекле уку-укыту эшчәнлеге алып барырга кирәклеген әйтте.

                 Сәхнә түренә күтәрелгән һәрбер җитәкче  олимпиадада зур уңышларга ирешкән укучыларны һәм укытучыларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев