Актаныш

Бүгенге брифингта 2021-2022 уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясадылар

Бүгенге брифинг мәгариф өлкәсенә багышланды. 2021-2022 уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә йомгак ясалды.

           Районыбыз мәктәпләре укучылары елдан -ел фән олимпиадалары хәрәкәтенә ныграк тартыла. 2021-2022 уку елында катнашучылар саны 100гә артып 343 бала теге яки бу фәнне үзләштерүен олимпиадада сынап караган.  Гомуми нәтиҗәләр буенча, "Олимпка юл", республика һәм төбәкара олимпиадада 115 призлы урыныбыз бар, узган ел бу сан 109 булган.

        Олимпиада хәрәкәте мәктәпләрдә октябрь аенда башланып китә. Мәктәп этабын уңышлы узган балалар ноябрь- декабрь аенда муниципаль этапта көчләрен сыный. Соңыннан җиңүчеләр гыйнвар, февраль айларында  республика, регионара һәм "Олимпка юл" фән бәйгеләренә юл ала. 

           "Олимпка юл" олимпиадасы районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, аның тәкъдиме белән авыл районнары мәктәпләрендә укучылар өчен оештырыла башлады. Быелгы уку елында районыбыз фәнсөярләре "Олимпка юл" олимпиадасында математика, инглиз теле, химия, физика фәннәреннән уңышларга ирешеп, барысы 16 призлы урын яулаганнар. Югары үрләргә ирешүчеләр- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның икенче санлы мәктәбе, Киров, Татар Ямалысы мәктәпләре укучылары. Химия фәненнән гимназиядән Әмирсалих Анамов җиңүче булып танылды.

          Республика олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, тормыш иминлеге нигезләре, физкультура фәннәреннән 80 призлы урыныбыз бар.  Ә бер укучы Татарстан тарихы фәненнән җиңү яулады. Аерым мәктәпләргә килгәндә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 47, Актанышның беренче санлы мәктәбе- 8, Актанышның 2 санлы мәктәбе- 12, Пучы гомуми белем бирү мәктәбе-5, Чуракай төп белем бирү мәктәбе- 3, Мари Суыксуы мәктәбе- 2, Киров, Такталачык, Теләкәй мәктәпләренең берәр призлы урыннары белән горурлана ала. 

         Төп белем бирү мәктәпләренең олимпиадаларда уңышларга ирешүе куанычлы фал. Мәсәлән, беренче тапкыр Татар Ямалысы мәктәбе укучысы химия фәненнән "Олимпка юл" олимпиадасында, ә Чуракай мәктәбе укучылары республика этабында 3 призлы урын алуга иреште.  Әзерлекнең көчәйтелүе һәм системалы эш алып бару нәтиҗәсе бу. 

         Төбәкара олимпиадаларда гимназия укучылары 12 призлы урын, шуның икесе җиңүче, Актанышның беренче мәктәбеннән 3, Актанышның икенче мәктәбеннән 2, Мари Суыксуы һәм Теләкәй төп белем бирү мәктәбе быел берәр призлы урын, район буенча барысы 19 призлы урын яуланды. 

           Саннар артуга таба барса да, төбәкара һәм республикакүләм олимпиадада җиңүчеләр кимегән. Мәктәп коллективлары, педагоглар олимпиада нәтиҗәләрен анализлап нинди олимпиадалардан әзерлекне көчәйтергә кирәк, ничә балладан бала призерлар сафына эләкми калган- барысы да анализланырга һәм киләсе уку елына максат-бурычлар билгеләнергә тиеш. 

              Әле олимпиадалар дәвам итә. Регионара олимпиадаларда югары баллар җыючылар  Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында тагын бер кат белемнәрен күрсәтәчәкләр. Районыбыз укучылары бу фән бәйгеләреннән дә уңышлар белән кайтуларын көтеп калабыз. 

              Брифинг эшендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, идарә җитәкчесе урынбасары Гөлназа Имамразыева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева, Теләкәй мәктәбе директоры Рәмзил Әхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады. 

        

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: