Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бәхәсләшү дуслаштырды (+ФОТОЛАР)

13 февраль көнне "Безнең эш" республика иҗтимагый хәрәкәтенең "Актив граждан мәктәбе" проекты кысаларында мәктәп укучылары арасындагы дебатларның республика турниры Актанышта ачылды. Актанышның өч мәктәбе - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, беренче һәм икенче мәктәпләр алдан ук әзерләнеп, барлыгы тугыз команда катнашты дебатларда. Һәр командада өч спикер. Алдан билгеле темалар буенча...

13 февраль көнне "Безнең эш" республика иҗтимагый хәрәкәтенең "Актив граждан мәктәбе" проекты кысаларында мәктәп укучылары арасындагы дебатларның республика турниры Актанышта ачылды.
Актанышның өч мәктәбе - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, беренче һәм икенче мәктәпләр алдан ук әзерләнеп, барлыгы тугыз команда катнашты дебатларда. Һәр командада өч спикер. Алдан билгеле темалар буенча бик җитди әзерләнделәр. Бер як теманың мөһимлеген дәлилләсә, икенче як инкарь итте. Ышандыру һәм инкарь итү мөмкинлеге җирәбә нигезендә тәгаенләнде.
Фикер алышулар, бәхәсләшү киеренке, эшлекле барды, беренче тапкыр гына үткәрелүгә карамастан, укучылар үзләрен көчле әзерлекле итеп күрсәтте. Аларны дебатларга әзерләгән укытучылар да бик дулкынланды. Бер үк теманы капма-каршы яктан ачу, үз позицияңә башкаларны да ышандыру көчле әзерлекне, дәлилләүне таләп итә. Укучылар арасында әлеге проектны башлап җибәрүнең дә максаты иде ул - алган белемнәрнең ныклыгы һәм аны тормышта файдалы итеп куллана белү, җәмгыятьтә үз урыныңны табу һәм үсешенә ярдәм итү.
Дебатларда ике як та теманың актуальлеген дәлилли һәм шуның аша өченче якны - тыңлаучыны ышандыра, күтәрелгән мәсьәләнең җитдилеген раслый, тыңлаучының күзаллавын, бу өлкәдәге белемен киңәйтә, аны ышандыра. Ә спикер ул - сәясәттә күренекле фигура, кануннар чыгару процессына да йогынты ясый ала.
Өченче төркемдә, мәсәлән, "Хакимият органнарында яшьләрнең үз кызыксынуларын тәкъдим итүе", "Әйләнә-тирә мохитне саклауда икътисади үсешне чикләү", "Китап, спектакльләр, фильмнар цензура аша үтәргә тиеш" темаларына дебатлар барды. Жюри һәр тугыз команда спикерларын да аерым билгеләнгән таләпләр буенча бәяләп нәтиҗә чыгарды - теманы ачу, дәлилләү, белем тирәнлеге, үз фикере булу, сораулар белән эшли белү, мантыйкка нигезле аралашу, үз-үзен тоту, башка спикерлар белән аралашу, бәхәс осталыгы.
Илья Попов, дебатларны алып баручы:
- Актаныш безне укучыларның югары әзерлеге, активлыгы белән шаккаттырды. Беренче тапкырдан шундый югары нәтиҗә! Рәхмәт укытучылар командасына, оештыручыларга, укучыларга! "Безнең эш" иҗтимагый хәрәкәте республиканың, районның үсешенә битараф булмаган яшь белгечләрне берләштерә. Үзеңнең фикереңне дәлилләргә өйрәтүче, белемеңне күрсәтергә мөмкинлек бирүче, аралашырга өйрәтүче уен-бәйге - дебатлар формасын уйлап таптык.
Тимур Сафин, "Безнең эш" иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзасы:
- Безнең максат - авыл яшьләрен активлаштыру. Аларның фикерләрен, идеяларын хуплап, үсешенә ярдәм итү. Бүген без җиңүчеләрне берләштереп, җирлекнең иҗтимагый актив хәрәкәтен барлыкка китерергә дигән фикергә килдек.
Фәрит Салихов, "БлагоДарение" фонды җитәкчесе, жюри әгъзасы:
- Чарада катнашучы беркем дә оттырмады. Күп мәгълүмат алдык. Яшьләрнең ничек уйлаганын, фикерләгәнен белдек. Мондый дебатлар яшьләрне киләчәк тормышка әзерли, белемнәрен файдаланырга өйрәтә. Үзегезнең позицияне тотып, инанган юлыгызда үзегезнең фикерегезне һәрвакытта исбатлый алсагыз, уңышка ирешерсез. Тормыш - көрәш ул. Шул көрәшкә әзерли мондый чаралар. Бик яхшы этәргеч.
Зәмфирә Хафизова, ТР Иҗтимагый Палатасының район җитәкчесе - Җәмәгатьчелек советы рәисе, жюри әгъзасы:
- Яңа проектның безнең районда башланып китүе актанышлылар эшчәнлегенә дә, яшәешенә дә югары бәя дип уйлыйм. Өлкәннәргә хөрмәт, яшь буынны лаеклы тәрбияләүдә Җәмәгатьчелек советы хакимият һәм халык арасында арадашчы булып тора, ике як фикерен дә өйрәнеп, карарлар, тәкъдимнәр кабул итә. Бүген без шуның матур нәтиҗәсен күрдек, сөенеп утырдык. Яшьләребезне җирлектә үтүче "Агыйдел" лагерена да актив тарту, укыту-өйрәтү кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов укучыларга, укытучыларга, чараны республика югарылыгында оештыручыларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Укыр өчен дә, яшәр, эшләр өчен дә, актив тормыш алып бару өчен дә районда мөмкинлекләр, шартлар тудырылган. Бүгенге чара - яңа баскыч, яңача уйлау, яңа фикерләр туу. Республиканың актив, сәләтле яшьләре белән уртак проект эшләү һәр як өчен дә, район өчен дә, яшьләрнең үзләре өчен дә отышлы, - диде ул.
Дебатларда "Актив яшьләр" командасы( Актанышның 2нче мәктәбе) җиңү яулады. Гимназиянең "Гриффиндор" командасы икенче урында. Өченче урынны Актанышның 1нче мәктәбе командалары бүлеште.
.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев