Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр Актаныш районы авыллары буенча экспедициядә булдылар

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы тәмамланып та килә. 18 июньдә Россиянең Оренбург, Мәскәү, Саратов, Төмән, Барнаул, Башкортстаннан килгән 35 укучы Актанышның саф татар мохиты сулышын туплап, туган төбәкләренә таралачак.

             Шулай ук беренче сменада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары да җәйнең тәүге аен күңелле тәэсирләр белән исләрендә калдырды.

          18 көн дәвамында малайлар һәм кызларның бер генә минутлары да бушка үтмәде. Лагерь педагоглары балаларның ялы файдалы булсын өчен төрледән-төрле чараларны уздырып кына торды. Иң мавыктыргычы- Актаныш районы авыллары буйлап оештырылган сәяхәт-экспедицияләр.

              Укучылар районыбызның бай тарихлы Чишмә, Меңнәр, Аккүз, Михайловка, Иске Байсар, Чуракай, Татар Ямалысы һәм башка авылларда булып, табигать белән хозурландылар, чишмәләр ачтылар,  мәдәният йорты, музейларда җирлек тарихы белән таныштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев