Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Бүләк"тә баланың ял итүе кешбэк белән нибары 1380 сумга төшә

Быелның җәендә "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере 4 сменада балалар кабул итә.

       "Бүләк"тә җәй дәвамында 640 бала ял итәчәк. 9 мәктәп яны лагеренда 440 укучы, хезмәт һәм ял лагеренда 260 яшүсмер каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрәчәк. 
     Район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мусина балалар лагерьларының юллама бәяләре белән таныштырды. 
             Мәктәп базаларындагы хезмәт һәм ял лагерьларының 18 көнлек юллама бәясе 3371 сум, әти-әниләрдән взнос түләнми. 
          21 көнлек мәктәп яны лагерьларының бәясе 3933 сум, әти-әниләр тарафыннан кертем- 590 сум. 
              "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерена путевка 18397 сум тора. Балаларын биредә ял иттергән өчен ата-аналарның 2760 сум взнос күчерүе мәҗбүри. 
          31 марттан балалар ялы өчен яңадан кешбэк программасы старт алды. Ата-аналар балалар лагерьларына түләгән акчаның яртысын кире кайтара ала. Моның өчен tatianatur.ru сайтына кереп, лагерьның исемен табарга һәм "МИР" картасы ярдәмендә юллама өчен акча түләргә кирәк. Компенсацияләр тәүлек буе эшли торган стационар лагерьларга юлламалар өчен каралган. Моңа дәүләтнеке дә, коммерцияле лагерьлар да керә. Кешбэк шәһәр лагерьларына, палаткалы лагерьларга, экспедицияләргә, экскурсия сәфәрләренә кагылмый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев