Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Богадының Әтиләр Советы рәисе Илфак Гаянов: Дәүләттән генә көтеп ятмыйк, үзебез дә тырышыйк!(фоторепортаж)

Иске Богады авыл җирлегендә узган Әтиләр Советы утырышында мәктәп директорлары, директорларның тәрбия буенча урынбасарлары, җирлекләрдәге Әтиләр Советы рәисләре катнашты.

   Районда Әтиләр Советы оешканга инде дистә еллар. Әмма ныклап эшли башлаганына әле ике еллап кына. Район әтиләренең җитәкчесе итеп Рамил Сәлахов билгеләнгәннән соң киңәш табыш итү җайга салына башлады. Иске Байсардагы узган уку елында әтиләр җыенында Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Ата-ана-иң мөһим профессия!" дигән чыгышын тыңлау күңелдәге фикерләрне тагы да бер эзлеклелеккә салды. Әтиләрне бала тәрбияләүгә, гаилә һәм мәктәпкә якынайту кирәклеге ныграк аңлашылды. 
 

   Богады мәктәбенең Әтиләр Советын Илфак Гаянов җитәкли. Гаяновларның гаиләсе җирлектә генә түгел, районда үрнәк. Уллары Айбулат Богады мәктәбендә IX, Әминә VIII сыйныфны тәмамлаганнан соң укуларын “Актаныш-Адымнар” гимназиясендә дәвам итәләр. 


- Әгәр Богадыда 11 еллык мәктәп тугызъеллыкка калмаса, балаларымны читкә җибәрми идем. Сүз дә юк, Актаныш гимназиясендә уку, яшәү өчен искиткеч шартлар тудырылган. Әмма иң кирәкле вакытта бала өйдән чыгып киткәч, көндәлек хезмәт тәрбиясе юк дигән сүз. Аннан соң баланың туган авылы, туган ягы белән аралары да ерагая. 


Илфак Фикат улы Богадыда яшьләрнең калмавы, яшь гаиләләр төзелүнең сирәгәя баруына борчыла. 


- Тагын бер 10 елдан соң авыл белән нәрсә булыр, беркем дә әйтә алмый. Кайчандыр хуҗалыкта 33 комбайнчы урып-җыю эшендә катнашкан, аларның 33 ярдәмчесе шушы мәктәптә укучы егетләр булган. Үзеннән-үзе игенче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләнгән. Ә хәзер шушы басуларны нибары 5 комбайнчы урып-җыя, аларда 5 ярдәмче. 


Чувашиянең Комсомол районыннан Актанышка килеп Азат исемле эшмәкәр терлек сую цехы ачты. Эшен менә дигән итеп башлап җибәрде. Нишләп безнең Актаныш егетләре бу эшне башкара алмый? Без һәрвакыт дәүләттән нәрсәдер өмет итәбез. Чувашиянең Комсомол районындагы татар авыллары шушында яшәүчеләр көче белән төзек тотыла. Урмай авылында 1100 шәхси хуҗалыкта 3160 кеше яши. Авылда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Болар барысы да халык акчасы хисабына үз эшләрен алып бара. Менә шушы авыллардан үрнәк алып үзебез тырышсак кына милләт, тел, авылларыбыз бездә дә сакланып калыр дип,-  Илфак Гаянов фикерләре белән уртаклашты. 


Әле Богадыда авылны яшәтүче гаиләләр, шөкер, бар. Руслан Шулбаев, үзе читкә йөреп эшли, авылда хатыны Роза балалары белән аның кайтканын көтеп ала. Әти кеше кайткач, балалары белән шөгыльләнә: бергәләп утын яралар, кар көриләр, эш бияләйләре тегәләр. Роза утырышта катнашучыларга балалары белән бияләйне тегеп тә күрсәтте. Әтиле уллы Искәндәр-Сәгыйрь Сабировлар, Самат һәм Вильсон Галиевлар, Илнар-Ильвир Мирзагалиевлар, Алексей, Александр Борһановлар, Рөстәм, Алмас Заһитовлар, Илназ-Ислам Сафиннар һәм башка гаиләләр турындагы фоторәсемнәр үзләре үк тәрбия эшчәнлеге турында сөйли. 

Реклама


Дәү әтиләр дә оныклар белән еш кайнаша, Риф Хөсәенов мәсәлән, элек ул-кызлары белән сәхнә тотса, хәзер оныкларын җырлата. Районнан килгән кунакларга да оныгы Сәйдәш белән матур концерт номеры күрсәттеләр.

Ә Гаяновларның “Пар чишмә” ансамбле чыгышын караганда гаиләнең хезмәттә генә түгел, сәнгатьтә дә бердәмлекләренә, сәләтләренә сокландык. Афәрин! 


Киңәшмә эшендә катнашкан район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да Гаяновлар кебек гаиләнең җирлектә булуы олы бәхет, башкаларга үрнәк дип бәяләде. Ләкин 6 авылны берләштергән төбәктә авыр гаиләләр дә бар әле. Алар белән тагы да тыгызрак элемтә урнаштыру, күздән югалтмау мөһим. 


- Белем һәм тәрбия дип сөйләсәк тә, иң беренче чиратта, баланың тәрбиялелеген үстерү өчен мәктәп тә, гаилә дә күп көч куярга тиеш. Баланың кечкенә генә сәләтен күреп аны үстереп, җимешләрен тату әти өчен дә, әни өчен дә олы куаныч. Гаиләдә әтиләрнең ролен күтәрү-без-хатын-кызлардан да тора. Әтиләрне хөрмәтләргә өйрәтик, “Әтиең әйткән икән, тыңла!”, “Әтиең әйтсә, бер әйтә, әтиең әйтсә, дөрес әйтә!”дип,  балаларыбызны тәрбиялик, -дип, киңәшләрен әйтте Ләйсән Фоат кызы. 


Утырыш эшендә Әтиләр Советы рәисе, Иске Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, Актаныштан дин әһеле Рушан хәзрәт тәрбия юнәлешендә чыгыш ясады. 


Очрашуны Богадының мәдәнияткә гашыйк кешеләре-укучылар, төрле һөнәр ияләре, өлкәннәр “Богадым” җыры белән тәмамлады.

Киләсе Әтиләр советы утырышы Такталачык җирлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев