Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Бөрлегән”, эшләве дә бер дигән

2013 елда Актанышта шәхси балалар бакчасы ачыла дигәч, күпләр аның эшләп китәренә ышанмады. Чөнки район җирлегендә мондый бакчаның булганы юк иде. Һәм "шәхси" дигән сүзе үк күпләрнең күңеленә шик салды. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, "Бөрлегән" балалар бакчасы авырлыкларны җиңеп, эшләп китте. Бүгенге көндә аның бинасы балаларның шат авазларыннан...

2013 елда Актанышта шәхси балалар бакчасы ачыла дигәч, күпләр аның эшләп китәренә ышанмады. Чөнки район җирлегендә мондый бакчаның булганы юк иде. Һәм "шәхси" дигән сүзе үк күпләрнең күңеленә шик салды. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, "Бөрлегән" балалар бакчасы авырлыкларны җиңеп, эшләп китте. Бүгенге көндә аның бинасы балаларның шат авазларыннан гөрләп тора.
Сүз дә юк, бүгенге хәленә килеп җиткәнче бик күп көч куярга, шактый йокысыз төннәр үткәрергә туры килгәндер Гөлнара Гәрәевага. Үзе биш еллап "Әтәчкәй" балалар бакчасында эшләгән тәрбияче буларак, баламны куярга урын юк, эшкә чыгар идем дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә аңа. Ә муниципаль балалар бакчаларына баланың ике яше тулмыйча алмыйлар, анда да чиратың җитсә генә. Чиратың җитмәсә, тагын бер ел өйдә утырасың дигән сүз. Гөлнара нәкъ менә шундый әниләрнең мәнфәгатьләрен күз уңында тотып ача әлеге бакчаны. Бүгенге көндә балалар бакчасы нинди сулыш белән яши? Бакча мөдире белән әңгәмәбез шул хакта.
- Гөлнара Фагыйлевна, сөйләшүебезне сезнең бакчага балаларны ничә яшьтән кабул итүне ачыклаудан башлыйк әле.
- Бакчабызга балаларны 9 айдан алабыз. Кечкенәләр төркеменә 9 айдан яшь ярымга тикле, алардан зуррак төркемгә яшь ярымнан өч яшькә тикле балаларны кабул итәбез. Алты көнлек эш режимында эшлибез. Үзләренә каядыр барырга кирәк булган әти-әниләр балаларын биредә шимбә-якшәмбе көннәренә кунарга да калдыра алалар. Муниципаль балалар бакчасына йөрүче балаларны да шимбә, якшәмбегә кабул итәбез. Билгеле, болары өчен өстәмә түләүләр сорала.
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августында чыккан 1014 санлы карары нигезендә, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм тормышка ашыру тәртибе расланды. Бу шәхси балалар бакчаларында да чагылыш табамы?
- Әлбәттә, бу дәүләт һәм муниципаль оешмалар өчен генә түгел, ә шәхси оешмалар (лицензияле оешмалар турында сүз бара) өчен дә мәҗбүри санала.
- Шушында ук, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүче оешмаларның эшчәнлек үзенчәлекләрен билгеләгән махсус бүлек кертелгән. Ул нидән гыйбарәт?
- Бу инвалид балаларга өенә барып белем бирү мөмкинлеге дигән сүз. Сәламәтлеге чикле баласының үзенчәлекле ихтыяҗын исәпкә алып, бер ата-анадан өендә белем бирүне сорап гариза керде. Хәзерге көндә әлеге ата-ана кирәкле документлар җыю белән мәшгуль.
- 2014 елның 1 июлендә "Бөрлегән" балалар бакчасы лицензия алу бәхетенә иреште. Бу сезгә нинди өстенлекләр бирә?
- Лицензия алгач, бакчабыз дәүләткә карый торган балалар бакчалары белән бертигез статуска ия булды. Һәм ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан финанслана башлады. Дәүләттән ярдәм ала башлагач, әти-әниләр түли торган взнос күләмен киметү мөмкинлеге барлыкка килде. Бакчаны ачуда ярдәм иткәннәре өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка, өлешләре кергән төзелеш оешмаларына рәхмәтемне җиткерәм.
- Ә шәхси балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре өчен дәүләттән ниндидер ярдәм каралганмы?
- Муниципаль балалар бакчаларындагы кебек үк, биредә дә барлык федераль компенсацияләр саклана. Ата-аналар үзләре түләгән акчаның бер өлешен дәүләттән кире кайтаралар. Татарстан Республикасы буенча 13 шәхси балалар бакчасы бар, ә компенсация бары безнең балалар бакчасында гына бирелә. Айлык взносны ана капиталы белән түләү мөмкинлеге дә булдырылды. Баласы балалар бакчасына йөрүче, эшләүче ата-аналар өчен, тотып калынган 13 процент салымны кире кайтару мөмкинлеге дә бар. Болар барысы да ата-аналарга уңайлыклар тудыру максатыннан эшләнә.
- Сез эшли башлаганнан соң, районда 140 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылды. Бу эшчәнлегегезгә ихтыяҗны киметмәдеме?
- "Бөрлегән" ачылган көннән бүгенгә тикле 120 балага хезмәт күрсәтергә өлгердек инде. Бүгенге көндә 30 бала тәрбияләнә. Актаныштан гына түгел, Чаллы, Казан, күрше Башкортстаннан да нәниләрен китерәләр. Бакчаны яраталар, хезмәт күрсәтүебездән канәгать булуларын яшермиләр. Шушы дәвер эчендә без үзебезне күрсәтеп, бик күп ата-аналарның ышанычын яулаганбыздыр, дип уйлыйм. Елдан-ел безгә сорау арта, бу бик сөенечле күренеш.
- Күпчелек әти-әниләрне кызыксындырган туклану мәсьәләсенә дә тукталыйк әле.
- Бездә көнгә 6 тапкыр туклану оештырылган. Менюны һәр баланың теләген исәпкә алып төзибез. Чөнки кайбер бала - бер, икенчесе икенче төрле ризыкны яратмаска мөмкин. Шуның өчен берьюлы берничә төрле аш әзерләргә кушам. Бала ашамыйча ач йөрергә тиеш түгел. Менюга шулай ук сыроклар, файдалы җиләк-җимешләр кертәбез.
- Шәхси балалар бакчасы булгач, әти-әниләр балалары өчен шәхси гигиена әйберләрен үзләре алып килергә тиешме?
- Санитар норма һәм кагыйдәләр буенча һәрбер бала 3 комплект урын-җир җәймәсе, сөлге,чүлмәкләр белән тәэмин ителә. Шулай ук буяулар, альбом, пластилин, гимнастика-физкультура киемнәрен дә үзебез бирәбез.
- Россия тарихында тәүге тапкыр мәктәпкәчә белем бирү буенча федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керде. Яңа стандартлар сезгә нинди бурычлар куя?
- Стандартларда күрсәтелгән барлык таләпләр дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре өчен бердәй мәҗбүри. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гаилә балалар бакчаларында белем бирү төре дә карала.
Стандартлар баланың шәхси үсеше, шәхси үсеш юлын билгеләү һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларның үзенчәлекле ихтыяҗларын исәпкә алуның норматив хокукый шартларын билгели. Һәм төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә катгый таләпләр куя.
Бу яктан караганда, безнең матди-техник базабыз бик көчле. Шөгыльләр үткәрү өчен интерактив такталарыбыз, уку-методик комплектларыбыз бар
.
- Бераз коллективыгыз турында да әйтеп китсәгез иде.
- Тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчеләре барысы да кат-кат иләктән үткәрелеп алынды.Чөнки бала яратмаган, көн үтсенгә генә йөрүче хезмәткәрләр белән эшләргә яратмыйм. Биредә балалар бакчасына ияләшү дигән иң авыр этапны үтә сабыйлар. Шуңа да тәрбиячеләрнең үз һөнәрләренең осталары булуы сорала. Бала күңеле пыяла кебек, саксыз кагылсаң, уалырга тора. Бу киләчәктә аның балалар бакчасын,
мәктәпне ничек үз итүенә тәэсир итәргә дә ихтимал. Балаларның күңелләрен күрү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланабыз. Туган көннәрдә махсус торт пешертәбез, бүлмәләрне шарлар белән бизибез, баланың төрле кызыклы мизгелләрен фотога төшереп, альбом эшлибез.
- Сездә тәрбияләнүче балаларның электрон чиратлары югалмыймы?
- Югалмый. Чиратлары килеп җиткәч, без аларны матур итеп, бүләкләр белән озатабыз.
- Ә сезнең балалар бакчасына 3 яшьтән соң да йөреп буламы?
- Була. Күп кенә ата-аналардан андый тәкъдимнәр керде. Баланы укырга-язарга, инглиз телендә сөйләшергә өйрәтердәй кадрларыбыз һәм һәр баланы ноутбук белән тәэмин итәрлек мөмкинлегебез бар. Без мондый борылышка да әзер.
- Гөлнара Фагыйлевна, кеше факторына бәйле булгач, проблемаларыгыз да күптер.
- Проблемаларыбыз булгач, димәк, без яшибез дигән сүз. Алар булырга тиеш һәм, белгәнебезчә, алар вакытлы гына, барысы да чишелә торган.
Ата-аналарга теләгем: бала борчулары, кайгылары күрергә язмасын. Балаларын тигезлектә тәрбияләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев