Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Бөрлегән»дә тәрбия дә бер дигән

Әти-әниләр бакча хакында: Лилия һәм Альберт Әхкямовлар, Нефтекама шәһәре: - Әлеге бакча турында әнием сөйләве буенча гына ишеткән идем. Андагы чисталык, матурлыкны үз күзләрем белән күргәч, тагын бер кат инандым. Биредә эшләүчеләр һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, елмаеп сөйләшәләр. Һәр балага аерым якын килү, дөрес тәрбия бирү, уңайлыклар тудырылган...

Әти-әниләр бакча хакында:
Лилия һәм Альберт Әхкямовлар, Нефтекама шәһәре:
- Әлеге бакча турында әнием сөйләве буенча гына ишеткән идем. Андагы чисталык, матурлыкны үз күзләрем белән күргәч, тагын бер кат инандым. Биредә эшләүчеләр һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, елмаеп сөйләшәләр. Һәр балага аерым якын килү, дөрес тәрбия бирү, уңайлыклар тудырылган булуы белән дә аерылып торалар. Нефтекама шәһәрендә 10 елдан артык торсам да, мондый бакчаны күргәнем юк иде. Әлеге бакча коллективына, җитәкчеләре Гөлнара ханымга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Альбина һәм Фәндүс Газизовлар:
- Без "Бөрлегән" балалар бакчасында йөреп, чиратыбыз җиткәч, дәүләт балалар бакчасына киттек. Ләкин мондагы рәхәтлектән соң, балабыз дәүләт балалар бакчасына ияләшә алмады. Нәтиҗәдә, кире кабул итүләрен сорап, "Бөрлегән" балалар бакчасына гариза яздык. Биредә игътибарлы мөнәсәбәт, туклану шулкадәр яхшы. Балаларның киемнәре юылып, үтүкләп, шкафларына тыгып куела. Икенче улыбызны да шушы бакчага бирәчәкбез.
Айгөл һәм Алмаз Мардамшиннар:
- Без бирегә дәүләт балалар бакчасыннан килдек. "Бөрлегән" ачылганнан бирле йөрибез. Кечкенә улым - ясле, кызым зурлар төркемендә тәрбияләнә. Монда һәр балага игътибар көчле. Туган көннәр матур итеп үткәрелә. Атна саен ниндидер күңел ачу, һәм шул бәйрәм мизгелләрен фотога төшереп, безгә бирүләре нык ошый.
Ирек һәм Илиза Мөхәмәтовлар:
- Без кызыбызны әлеге бакчага биргәнче, килеп танышып киттек. Шуннан сөйләшә дә алмаган балабызны көн буена аларга ышанып тапшырдык. Аллага шөкер, бер елга якын вакыт эчендә кызыбызның үсеше күзгә күренеп артты. Инде җырлар җырлый, әкиятләр сөйли. Баланың һәрвакыт тамагы тук, өс-башы чиста. Үзебезнең эш графигы бик тыгыз, шунлыктан "Бөрлегән"нең шимбә көнне дә эшләве сөенеч кенә.
Мондый кечкенә балаларны тәрбияләү бик җаваплы, зур ихтыяр көче, ныклык, төгәллек таләп итә. Биредә эшләүчеләрне хөрмәт итәбез, эшләре һәрвакыт алга барсын дигән теләктә калабыз.
Миләүшә һәм Ригель Салиховлар:
- Улыбыз Ранильне "Бөрлегән" балалар бакчасына 1 яшьтән бирдек. Мөстәкыйльлеккә, балалар белән уйнарга, кашык тотып ашарга, үзе йокларга бирегә килгәч өйрәнде. Нәтиҗәдә тынычлап эшкә чыгу бәхетенә ирештем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев