Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БУ КЫЗЫК: "Татармультфильм" өченче тапкыр Актанышка килде (БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Укучыларга исә иң зур бүләк - узган ел Актаныш укучылары белән аралашып, аларның рәсемнәре нигезендә эшләнгән мультфильмны үз күзләре белән күрү булгандыр. Хезмәтнең бит аның җимеше татлы.


Соңгы елларда татар телендә төшерелгән кино, мультфильмнар шактый популярлык казана башлады. Иң кызыгы, балалар татар телендәге мультфильмнарны карап кына калмый, ә үзләре дә әлеге сихри дөньяга баштан аяк чума. Актаныш районында да үз куллары белән мультфильм төшереп караган укучылар бар. 

Мультфильм -  ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы. Аны камилләштерү, заман белән бер адымда алып бару - бүгенге көн таләбе.


Моннан берничә ел элек кенә оешып, хәзер инде Россиядә генә түгел, чит илдә дә танылган "Татармультфильм" оешмасы үз алдына нәкъ шушы максатны куйган. "Татармультфильм" студиясе бүген Республика районнарына чыгып, әлеге юнәшлештә саллы, нәтиҗәле хезмәт башкара.

Кичә Минзәлә шәһәрендә рәсем сәнгатенә гашыйк укучылар белән очрашкан әлеге берләшмә бүген Актаныш укучылары өчен мультфильм дигән серле дөньяның "пәрдә артын" күрсәтте. Чарада катнашкан укучылар мастер-класс дәвамында мультфильм карап хозурланган дип ялгыша күрмәгез, алар бүген үзләре аны ясау серләренә төшенде.

-Балаларга милли тәрбия бирүне кече яшьтән үк башларга кирәк. Сабыйларда туган телгә мәхәббәт уятуның визуаль ысулларын куллану аеруча үтемле. Балаларны шәхес итеп тәрбияләүдә мультфильмнарның роле гаять зур. Теләсә нинди милләтнең мәкальләрен, авыз иҗатын файдаланып мультфильмнар төшерергә мөмкин, -дип, үз фикерләре белән уртаклашты оештыручылар.

Мультфильм ясаучылар белән оештырылган очрашу 3 сәгатькә якын дәвам итте. Хәер, шушы вакыт эчендә сәгатькә күз салучылар булдымы икән залда? Мөгаен, юктыр! Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100ел тулуга багышланган видеофильм, онытылып аралашу, рәсемнәр ясап, аларга сулыш өрү – мизгелгә тиң сихри әверелеш булды, ахры.


Укучыларга исә иң зур бүләк - узган ел Актаныш укучылары белән аралашып, аларның рәсемнәре нигезендә эшләнгән мультфильмны үз күзләре белән күрү булгандыр. Хезмәтнең бит аның җимеше татлы.

Быелгы очрашу да, билгеле, үз нәтиҗәләрен бирәчәк. Оештыручылар сүзенә караганда, инде сентябрь аенда республика районнарында белем алучы укучыларның хезмәте чираттагы, көтеп алынган мультфильм рәвешендә тәкъдим ителеп, үз тамашачысын табачак.

Бүген татар анимациясенең үз йөзе, үз эчтәлеге бар – моны билгеләми мөмкин түгел. Бу йөзне башкаларныкы белән һич тә бутап та булмый. Бүгенге очрашулар аның киләчәген тагын да югарырак баскычка күтәрүдә мөһим адым булыр дип ышанасы килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев