Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БУ МӨҺИМ: Актанышның педагогик кадрлары яңарыш кичерә (ИСЕМЛЕК)

Яңа уку елына мәктәпнең педагогик коллективы шактый үзгәрешләр белән керә.

Актанышның беренче санлы урта мәктәбе 2018-2019нчы уку елын 799 укучы белән башлап җибәрә. Аларга 82 педагог белем бирәчәк. 

Яңа уку елына мәктәпнең педагогик коллективы шактый үзгәрешләр белән керә. Шуларның беренчесе – әлеге белем бирү учреждениесендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп Шакирова Раниза Митҗан кызы билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Баһаутдинова Римма Гранит кызы хезмәт юлын Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта физика укытучысы буларак дәвам итәчәк. 

Актанышның беренче санлы урта мәктәбе директорының методик эшләр буенча урынбасары да алышынды. Әлеге вазыйфага Шәрипҗанова Зита Индус кызы билгеләнде.
 
Быел мәктәптә математика укытучылары сафын шулай ук яңа кадр – Шәмсетдинова Фәридә Рафыйк кызы тулыландырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев