Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БҮГЕН ТӘРБИЯЧЕЛӘР КӨНЕ: Яңа Кормашта «Күңелле балачак» кичәсе узды

Күп бәйрәмнәр арасында тыйнак кына үтеп китүче әлеге көн безнең барыбызга да кагыла.

   Чөнки балаларыбыз балалар бакчасына йөргән, йөри, йөриячәк. 


Яңа гына ныклап йөри башлаган, теле дә ачылып бетмәгән балалар белән бәйрәмнәр үткәрүче,алар белән шөгыльләр алып баручы,  һәр баланы үзләренекедәй яратып кайгыртучы әлеге һөнәр ияләре зур хөрмәткә лаек бит.       

                                           24 сентябрь көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында уздырылган "Күңелле балачак илендә кунакта" дип аталган кичәбездә шуны бирергә тырыштык.                 Балалар дөньясы-кызыклы дөнья. Алар белән эшләгән чын тәрбиячеләрнең күңелләре һәрчак яшь кала. Яңа Кормаш "Дуслык" балалар бакчасына нигез салып, аның беренче җитәкчесе булган Рәмзия Нәсих кызы Харисова да, 30 елдан артык биредә тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Борис кызы Нуртдинова да, кече тәрбияче булып күп еллар эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Фәнзилә апа Зарипова да чыннан да нәкъ менә шундыйлардан. Повар булып эшләгән, балаларның "мәми" апалары булган Рәсимә апа Бәдертдинова рухына да безнең сүзләребез  дога булып барсын.

Шулай ук хәзерге вакытта  мөдир булып эшләүче Гөлнара Зыязетдинова, кече тәрбияче Фәния Зарипова, пешекче Рәсимә Корбановаларны да бәйрәм уңаеннан котлыйбыз. Сәламәт булып, тагын озак еллар эшләргә язсын сезгә!

Эльмира Шәймөхәммәтова, Яңа Кормаш мәдәният йорты директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев