Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген технология техникумында «Минем һөнәрем-минем киләчәгем!» конкурсы уза

Бүген районыбызның технология техникумында республикакүләм «Минем һөнәрем-минем киләчәгем!» конкурсы уза.

Технология техникумы "Минем һөнәрем-минем киләчәгем" конкурсына республикабызның һөнәргә өйрәтү уку йортлары студентларын 5 нче тапкыр үзенә җыя.

Быелгы бәйгенең онлайн өлешендә 30 уку йортыннан командалар катнашкан.

Алар үзләре сайлаган һөнәрне презентацияләгән.

Икенче этапка 10 техникум үткән.

Бүген әлеге уку йортларыннан килгән кызлар егетләр ике компетенциядә- "Поварлык эше" һәм "Авыл хуҗалыгы машиналарын экцплуатацияләү компетенцияләрендә көчләрен сыный. 

Әлеге бәйгенең максаты- эшче һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү. Егетләребез, кызларыбыз сайлаган һөнәрләренә тугры калып үз районнарында матур итеп хезмәт куярлар. Һөнәрләренең нечкәлекләренә төшенеп, эшләреннән ямь табып туган илебез, кече Ватаныбызның социаль-икътисадын үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертерләр. 

Конкурсантларны һәр ике компетенциядә дә технология техникумы укытучылары, тәҗрибәле остазлар, читтән чакырылган белгеч-экспертлар бәяли. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев