Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген -Укытучылар көне: Традициягә тугры калып район алдынгыларын хөрмәтләделәр (фотолар)

Укытучым! Нинди бөек сүз! Назлы, таләпчән, әниләрчә ягымлы да, кырыс та була белгән укытучым! Нәни генә кулларымнан тотып кечкенә буйлы дәфтәргә хәреф язарга өйрәткән, мәктәпкә укый белеп кергәнгә бер урында йөзгә бөтерелгән кызчыкның игътибарын файдалы гамәлгә юнәлтә белгән кадерле укытучым! Синең күзләреңә без беренчеләр генә түгел, тагын 28 өченче сыйныф укучысы да карап тора идек. Ике сыйныфны бергә укытканда ничек өлгердең, ничек түздең, ничекләр безгә төпле нигезле белемнәр бирә алдың? Башлангыч сыйныф укытучым Флүдә апаны, хәзер инде бишенче дистәне ваклаучы ана, дөньяның агын карадан аера белүче журналист буларак та, олы хөрмәт белән искә алам. Аның бүгенге кебек зур сәхнә түрләренә чакырылып бүләкләнгәне булдымы икән? Хәер, аның өчен иң олы бүләк- укучыларының үз куллары белән төсле кәгазьдән ясаган открытка иде...

                 Бүген һәркем үзенең укытучысын, мәктәбен искә ала торгандыр. Районыбызда да, гадәттәгечә, укытучыларны хөрмәтләү тантанасы уза.

 

             Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов районыбыз мөгалилимнәрен ихлас күңелдән  тәбрик итте, бәйрәм котлауларын ирештергәндә, әлбәттә инде, фидакарь укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә алды.


 

- Мәрвә апа, бакыйлыкка күчкән Сәяф Хаҗиев, Әбүбәк абый, Сәлимҗан абыйны, Тәрҗимә, Галимә апаларны ничек искә алмыйсың? Исәннәренә ныклы сәламәтлек, бакыйлыкка күчкәннәренең җаннары оҗмаһта булсын! Президент та, галим дә, академик та сезнең тәрбия аша үткән кешеләр. Алар сез дөрес тәрбия биргәнгә шундый дәрәҗәләргә ирешкән. Сезгә түземлек, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булып, бергәләп яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә язсын иде,- диде Ленар Рафак улы. 


           Ленар Зарипов Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары бүләкләренә лаек булган укытучыларыбызны котлады.


          Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Нурлыева Ләйсән Фоат кызы хезмәтләрендәге уңышлары өчен һөнәри конкурсларда югары күрсәткечләргә ирешкән тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызны тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.


        “Ел укытучысы-2022”,  “Ел тәрбиячесе-2022”, “Ел сыйныф җитәкчесе-2022” бәйгеләре җиңүчеләрен Ленар Зарипов янә сәхнәгә күтәрелеп котлады, күчмә кубоклар тапшырды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы узган уку елында үзенең күркәм юбилейларын каршы алган укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребезгә изге теләкләр юллап бүләкләр бирде. 


 

               Алдынгы укытучыларга һөнәри бәйрәм уңаеннан җырлы бүләк- эстрада артистлары Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина концерты тәкъдим ителде. 

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев