Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген, Халыкара хисапчылар көнендә «Алтынчәч» бакчасы балалары район үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләрен котладылар

Бүген, ягъни 10 нчы ноябрь көнне төгәл саннар белән эш итүчеләр – бухгалтерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бигеләп үтәләр..

Халыкара Бухгалтерлар көне үзенең тарихы белән 15 гасырга барып тоташа – 1494 елның 10 нчы ноябрендә Венециядә Лука Пачиолиның шул заман математикасы турында белемнәре тупланган “Арифметика, геометрия һәм пропорция” китабы дөнья күргәннән соң бухгалтерлар һөнәре барлыгы ачыклана. 
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерия муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән районыбызның 7 нче санлы Алтынчәч балалар бакчасы нәниләре котлады. Тәрбиячеләре Шайхулова Әминә Галимәрдан кызы белән берлектә әзерләгән котлау открыткаларын, җыр-шигырьләрен бүләк иттеләр, ихлас теләкләрен җиткерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев